Оборона-масса айлыгы кысаларында Якты Күлдә узган ялда укучылар арасында биатлон спорты буенча ярышлар узды. Алар РОСТО-ДОСААФ белән берлектә оештырылды. Ярышның Якты Күлдә өченче ел оештырылуы. Аны биредә уздыру очраклы түгел, чөнки бу мәктәптә биатлон спорты үсеш алып килә. Физик культура укытучысы Владимир Антипов эшчәнлегендә әлеге спорт төрен өстенлекле юнәлеш итә....
Оборона-масса айлыгы кысаларында Якты Күлдә узган ялда укучылар арасында биатлон спорты буенча ярышлар узды. Алар РОСТО-ДОСААФ белән берлектә оештырылды.
Ярышның Якты Күлдә өченче ел оештырылуы. Аны биредә уздыру очраклы түгел, чөнки бу мәктәптә биатлон спорты үсеш алып килә. Физик культура укытучысы Владимир Антипов эшчәнлегендә әлеге спорт төрен өстенлекле юнәлеш итә. Ярышны уздыруның максаты да - биатлон спортын популярлаштыру, яшь буынга аның аша хәрби-патриотик тәрбия бирү, ди Владимир Антипов.
Ярышка шәһәрнең 7нче, Югары Шепкә, Югары Мәлем, Сәвәләй, Чыбыклы, Поручик, Югары Баграж мәктәпләреннән укучылар килде. Ә Якты Күл мәктәбе ике команда әзерләгән иде. Командалар ике егет һәм бер кыздан торды. Стартка беренче булып кызлар чыкты, аларны егетләр алыштырды. Һәр чаңгычы 3 километр 400 метр ара узды, беренче һәм икенче әйләнештән соң мишеньгә атты. Мишеньгә тигезә алмыйсың икән, штраф - тагын бер әйләнеш узарга туры килә.
Югары Шепкәдән Ралия Ахунҗанова әлеге ярышта икенче ел катнаша. Узган ел ул шәхси беренчелектә I урын алган иде.
- Биатлон спортын яратам, Якты Күлдә аны уздыруга мөмкинлекләр бар, - ди ул.
Гомуми нәтиҗәләр буенча 7нче мәктәп җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Югары Шепкә белән Якты Күл командалары бүлеште. Җиңүче командаларга РОСТО-ДОСААФ рәисе Рәис Галиев Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев