Узган якшәмбе спорт чараларына бай булды. "Яшьлек" боз сараенда яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионаты кысаларында безнең "Яшьлек" командасы Тольяттиның "Лада" яшь хоккейчылары белән очрашты. Аңа кадәр "Яшьлек" командасы Байлар Сабасы, Әгерҗе командаларын җиңгән иде. Зәйлеләр дүрт ел инде хоккей белән ныклап шөгыльләнә. Яшь хоккейчыларны ярышка тренер Айнур Хөснетдинов әзерли. Командада Игорь...
Узган якшәмбе спорт чараларына бай булды. "Яшьлек" боз сараенда яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионаты кысаларында безнең "Яшьлек" командасы Тольяттиның "Лада" яшь хоккейчылары белән очрашты. Аңа кадәр "Яшьлек" командасы Байлар Сабасы, Әгерҗе командаларын җиңгән иде.
Зәйлеләр дүрт ел инде хоккей белән ныклап шөгыльләнә. Яшь хоккейчыларны ярышка тренер Айнур Хөснетдинов әзерли. Командада Игорь Хохлушин - яхшы капкачы, Данис Галиев исә яхшы һөҗүмче, Айдар Бадиев яхшы сакчы булып өлгереп килә. Команданың капитаны - Данил Зайцев. Яшь хоккейчыларның шомаруында еш ярышлар оештырылу, Олимпия чемпионы Евгений Давыдовның, Зәйгә кайтып, мастер-класс күрсәтүе дә роль уйнамый калмыйдыр.
Йөргән таш шомара дип юкка әйтмиләр. Тольяттилылар белән барган уенның беренче периодында кунаклар өлгерлек күрсәтте. "Яшьлек" командасы уенга җитди керешеп, икенче уенны 5:3 исәбе белән үз файдасына тәмамлады.
-Үзеңдә стеналар да ярдәм итә дип әйтүләре хактыр, уен яхшы бара, - ди тренер.
Әти-әниләр дә балалары өчен җан атып тора. Шул рәвешле, уенның өченче периоды да "Яшьлек" файдасына тәмамланды. Алар кунаклар капкасына өч алка кертте. Артур Гусев оста гына итеп алканы кертүгә иреште. Алга таба "Яшьлек" Мамадыш, Баулы, Җәлил бистәсе уенчылары белән көч сынашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев