Зәебез күп кенә күренекле зат биргән төбәк. Шуларның берсе - шагыйрь, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык иҗаты конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы Разим Вәлиуллин. Ул -...
Зәебез күп кенә күренекле зат биргән төбәк. Шуларның берсе - шагыйрь, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык иҗаты конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы Разим Вәлиуллин.
Ул - Татарстанда әдәбият-сәнгатьне үстерүгә үзеннән зур көч куйган шәхес. Исән булса, Разил Вәлиуллинга 70 яшь тулган булыр иде. Үзәк китапханәдә мәрхүм якташыбызның юбилее уңаеннан "Сандугачлы күңел картаймый" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аңа язучы-композиторның абыйсы Таһирҗан, сеңлесе Кадрия, туганнары, "Сөмбелә" клубы әгъзалары чакырылды. Бу көнне якташыбыз иҗаты буенча китап күргәзмәсе дә эшләде.
Разим Вәлиуллин - 20ләп китап, 150 җыр һәм романс, 30 хор, симфоник һәм инструменталь әсәр авторы. 150дән артык җыры туплаган "Әлмәт җырлый" дип исемләнгән китабы да дөнья күрде. Ул бу төбәкнең әдәбият-сәнгать тарихын, билгеле шәхесләрнең хезмәтләрен һәм исемнәрен халыкка кайтаруда күп тырышлык куйды.
Разим Вәлиуллин 26 ел Лениногорск музыка-сәнгать педагогика училищесында укыта. Биредә иҗат көчләрен туплап, "Чишмә" иҗат берләшмәсе, мәдәният сарае каршында ирләр вокаль квартеты оештыра. Ун ел Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт язучылар оешмасы җаваплы сәркатибе, Татарстан Композиторлар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе була. Әлмәт якларының җир куенындагы кара алтыны, сәнәгате белән генә түгел, әдәбият-сәнгать, мәдәни үзәк буларак та данлыклы икәнен исбатлый. Тарихи шәхесләрнең зур юбилейлары билгеләп үтелә, музейлар ачыла һ.б.лар. "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең "Рухият" яңарыш фондын оештыру инициаторларының берсе дә Разим Вәлиуллин.
Ул туган ягыннан (тумышы белән Кәдек авылыннан) илһам алып яшәде, иҗаты, казанган уңышларын авылдашлары белән уртаклашты. Сармашбаш мәктәбе белән элемтәләре нык булды. Укучылар, авыл халкы өчен күренекле язучылар, композиторлар, сәнгать әһелләре белән очрашуларны еш оештырды. Моның белән укучыларда мәдәнияткә, әдәбиятка кызыксыну уятты. Мәктәптә аның музее эшли.
Разим Вәлиуллинның тәүге шигырьләре 1970 елда "Беренче карлыгачлар" исемле җыентыкта дөнья күрә. Аның поэзиясенә нечкә лиризм, публицистик рух хас.
Кичәдә сеңлесе Кадрия аның тормышы, иҗат юлы, китаплары турында сөйләде, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты. Нурия һәм Рәзинә Шириаздановалар шигырьләрен укыды.
- Разим абый милләт җанлы, авылны яратучы кеше иде. Гадилеге, ярдәмчел, кече күңелле булуы белән күпләрне сокландырды, - ди Кадрия ханым.
Кичә якташыбызның "Зирек алкалары", "Юлларым сиңа бара" җырлары белән дәвам итте. Аларны Кадрия Гыйльманова зур осталык белән башкарды. Гомумән, Разим абыйның туганнары кичәне тагын да җанландырды. Разим Вәлиуллинның туганы Римма Варламова якташларны барлау, аларны халыкка күрсәтеп торулары өчен китапханәчеләргә рәхмәт белдерде.
Зәйнең 360 еллыгы уңаеннан күренекле якташларга багышланган кичәләр алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев