Спорт

Якташыбыз призына – Бөтенроссия турниры

Узган атнада биш көн буе «Яшьлек» боз сараенда якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры үтте. Бу турнир бездә өченче мәртәбә оештырылды. Якташлар призына, спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру традициясе яши районда. Бу - аларга хөрмәт һәм игътибар билгесе, яшь спортчыларны алар үрнәгендә тәрбияләү өчен...

Узган атнада биш көн буе «Яшьлек» боз сараенда якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры үтте.

Бу турнир бездә өченче мәртәбә оештырылды. Якташлар призына, спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру традициясе яши районда. Бу - аларга хөрмәт һәм игътибар билгесе, яшь спортчыларны алар үрнәгендә тәрбияләү өчен менә дигән форсат. Турнирда "Ак барс" (Казан), "Лада" (Тольятти), "Дизель" (Пенза), "Ермак" (Ангарск), "Челны" (Чаллы), "Ижсталь" (Ижау), "Салават Юлаев" (Уфа), "Яшьлек" (Зәй) хоккей клубларының яшүсмерләрдән төзелгән командалары сынашты. Мәртәбәле ярышларда "Яшьлек" командасы да көч сынавы куанычлы. Әлеге боз сарае директоры Илфат Әшрәпов әйтүенчә, команданың бер өлеше "Ак барс" хоккейчылар командасы вәкилләреннән торган.

Ярышларны ачу тантанасында Евгений Давыдов үзе катнашып, уңышлы уеннар теләде. Зәйлеләр дә хоккей уенын карарга өйрәнеп килә: турнирга олысы-кечесе җыелды. Биш көн барган уен киеренке барды. Финал ярышларында өченче урын өчен Чаллы командасы белән "Ермак" көч сынашты. Ермаклылар көчле: көндәшләре капкасына бер-бер артлы алкалар кертте. "Чаллы" командасы тырышса да, уен "Ермак" файдасына 10:3 исәбе белән тәмамланды. Беренче урында - "Ак барс", икенчедә - "Дизель" командасы. "Яшьлек" командасы V урында, мәртәбәле турнирда бу - яхшы урын, командага өмет бар, елдан-ел чарлана бара.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләр белән бергә иң яхшы уенчылар да игътибардан читтә калмады. Иң яхшы капкачы дип Шамил Вәлиуллин ("Ак барс"), "Иң яхшы саклаучы" дип Владимир Грудинин ("Ермак"), "Иң яхшы һөҗүмче" булып Дмитрий Котелевский ("Ак барс"), "Иң яхшы бомбардир" дип Вадим Фәттахов ("Дизель") табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Якташыбыз призына – Бөтенроссия турниры
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт