«Ялта-Зәй» базасында агымдагы ел чаңгы ярышлары сезоны ачылды. Узган атнада биредә малайлар һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге узды. Ул үзенә республиканың төрле район-шәһәрләреннән көчле чаңгычыларны җыйды. "Ялта-Зәй" чаңгы базасы зур үзгәрешләр кичерә: ул Россия күләмендә ел әйләнә ярышлар уздыру, спортчыларны ярышларга әзерләү, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әйләнә. Зәйле-ләрнең...
«Ялта-Зәй» базасында агымдагы ел чаңгы ярышлары сезоны ачылды. Узган атнада биредә малайлар һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге узды. Ул үзенә республиканың төрле район-шәһәрләреннән көчле чаңгычыларны җыйды.
"Ялта-Зәй" чаңгы базасы зур үзгәрешләр кичерә: ул Россия күләмендә ел әйләнә ярышлар уздыру, спортчыларны ярышларга әзерләү, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әйләнә. Зәйле-ләрнең генә түгел, татарстанлыларның да горурлыгы булачак ул. Ярышларны ачу тантанасында чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова да шуны ассызыклады. Ул яшь чаңгычыларны район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән котлап, аларга уңышлы стартлар теләде. ТР чаңгы ярышлары һәм биатлон спорты федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев ярыш тәртибе белән таныштырды.
Беренче көндә чаңгычылар ирекле стильдә узышты. Кызлар - 5, малайлар 10 километр арада көч сынашты. Ярышларда районнан тулы бер команда катнашты. Алар - Константин Минеев, Роман Малых, Данил Максимов, Дмитрий Бортных, Руслан Җиһаншин, Андрей Меньшиков, Данил Пальчиковский, Дмитрий Радионов, Ләйсән Камалиева, Виктория Уразайкина, Алинә Идиятуллина, Лиана Хәҗипова, Юлия Лопатина, Олеся Емельянова. Аларның күбесе "Чаңгычы" спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Олимпия чемпионы Федор Симашевның туган авылы Югары Баграждан ике чаңгычы - Андрей Меньшиков белән Олеся Емельянова да көчләрен сынады.
-Безгә чаңгы спортына хирыслыкны физик тәрбия укытучысы Линар Меньшиков салды, ә Симашев - безнең кумирыбыз, - ди алар.
Югары Баграж чаңгычылары дан ала бара. Узган ел Россия беренчелегендә Петр Коронов Татарстан командасы составында чыгыш ясап, III урын алган иде. Шул рәвешле, югарыбагражлылар чаңгычылар авылы дигән исемне сакларга тырыша.
Ярышка килүчеләр трассадан канәгать.
-Безнең биредә икенче елны үзебезне сынавыбыз. Үзебезне Россия төбәгендәге чаңгы үзәгендә кебек хис итәбез, зәйлеләр сөенече - безнең дә сөенеч, - ди Сабадан килгән чаңгычылар Гөлназ Вахитова белән Алинә Шәйхиева.
Чаңгычылар икенче көнне спринт, ягъни кыска арада узышты. Әлеге узышта ир-егетләр арасында Дмитрий Бортных VI урында. Ярыш нәтиҗәләре буенча район командасы V урында.
Шул рәвешле, "Ялта-Зәй" чаңгы базасы өч көн ярышлардан гөрләп торды. Тиздән биредә Идел буе федераль округы чаңгы ярышлары узачак. Татарстан беренчелегендә җиңүчеләр республика командасы составында үзләрен сынаячак. Яңа исемнәр, яңа җиңүчеләр үсеп чыга биредән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев