Районда каратэ-кекусинкай спорты үсеш алып килә. Әлеге спорт төренә тартылган кызларыбыз мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясый. 26 февральдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә кызлар арасында каратэ-кекусинкай буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Зәй, Казан, Кукмара, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Ульян, Самарадан 30 кыз катнашты. Мондый мәртәбәле ярышның Зәйдә дүртенче мәртәбә оештырылуы....
Районда каратэ-кекусинкай спорты үсеш алып килә. Әлеге спорт төренә тартылган кызларыбыз мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясый. 26 февральдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә кызлар арасында каратэ-кекусинкай буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Зәй, Казан, Кукмара, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Ульян, Самарадан 30 кыз катнашты. Мондый мәртәбәле ярышның Зәйдә дүртенче мәртәбә оештырылуы. Район-шәһәр командасы данын "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Лилия Галимова, Мария Савельева, Элиза һәм Эльмира Климовалар яклады. Мария Савельевага ярышта көчле көндәш туры килде. Шуңа карамастан, ул беренче минутларда ук көндәшен җиңүгә иреште. Элиза Климовага исә җиңү җиңел бирелмәде: аңа шактый тырышырга туры килде. Киеренке бәйгедә Лилия Галимова, Мария Савельева, Элиза Климова - I, Эльмира Климова II урын алды. Команда исә II урынга лаек булды.
Бу ярышта җиңү яулаучылар Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаячак.
Якташ кызларыбыз март аенда узачак Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатында катнашырга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев