«Яшьлек» боз сараенда Зәй муниципаль районы беренчелегенә хоккей буенча яшүсмерләр командалары арасында ярышлар булды. Анда Оренбург, Ижау, Казан, Чаллы һәм Зәйдән яшь хоккейчылар командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәсе буенча I урынны «Чаллы» командасы яулады. Оренбургтан «Юбилейный» - II, Зәйдән «Яшьлек» - III, Ижаудан «Ижсталь» - IV, Казанның «Зилант» командасы - V...
«Яшьлек» боз сараенда Зәй муниципаль районы беренчелегенә хоккей буенча яшүсмерләр командалары арасында ярышлар булды. Анда Оренбург, Ижау, Казан, Чаллы һәм Зәйдән яшь хоккейчылар командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәсе буенча I урынны «Чаллы» командасы яулады. Оренбургтан «Юбилейный» - II, Зәйдән «Яшьлек» - III, Ижаудан «Ижсталь» - IV, Казанның «Зилант» командасы - V урында.
Ярышларны оештыручылар иң оста уенчыларны да билгеләделәр. Никита Зотов (Зәй), Данияр Нотфуллин (Чаллы), Клим Руковицын (Оренбург) иң оста капкачы буларак танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев