Спорт

Яшүсмерләр ярышты

Бу көннәрдә "Вираж» картинг секциясенә йөрүчеләрнең ярышлары узды. Аны яшьләр эшләре идарәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды белән берлектә үткәрде. Яшүсмер малайларны техника белән идарә итәргә өйрәтү, әлеге төр спортка тарту максатында үткәрелүче бу ярышлар шактый җанлы үтте. Картинг белән шөгыльләнү өчен машиналар күп булмаса да, малайлар чиратлап утырып вакытка ярышты....

Бу көннәрдә "Вираж» картинг секциясенә йөрүчеләрнең ярышлары узды. Аны яшьләр эшләре идарәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды белән берлектә үткәрде. Яшүсмер малайларны техника белән идарә итәргә өйрәтү, әлеге төр спортка тарту максатында үткәрелүче бу ярышлар шактый җанлы үтте. Картинг белән шөгыльләнү өчен машиналар күп булмаса да, малайлар чиратлап утырып вакытка ярышты. Алдан аларга тренер-механик Александр Казамаров инструктаж үткәреп, куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртте. Ә күрсәтмә чыгышлар Александр Андреев тарафыннан башкарылды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга - Аким Никифоров, икенчегә - Дмитрий Филиппов, өченчегә Павел Смородинов лаек булды. Аларга бүләкләрне яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшүсмерләр ярышты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт