Зәй каратистлары Россия беренчелеге җиңүчеләре
Валерий һәм Даниил Мәскәүдән зур уңышлар белән кайттылар.
27 ноябрьдә Мәскәүдә каратэ киокусинкай буенча яшь спортчылар арасында Россия беренчелеге ярышлары үтте. Анда илнең 40 төбәгеннән 16-17 яшьлекләр көч сынашты. Биредә Зәй районыннан Алексей һәм Владимир Ревиннарның шәкертләре республика данын яклауга үз өлешләрен кертте. Егетләребез җитди, югары һөнәри осталык сораучы ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Даниил Павлов бронза медаль, Валерий Селиверстов көмеш медаль яулауга ирештеләр. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев