Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Спорт

Зәйдә ГТО нормативларын тапшыру барышында бер кыз 83 тапкыр гәүдәсен яткан җирдән күтәрә алган

Бүген - 12 ноябрьдә Зәйнең спорт сәламәтләндерү үзәгендә гомуми белем бирү учреждениеләре югары сыйныф укучылары арасында «ГТО» фестивале булды.

Фестивальдә 19 мәктәп командасы катнашты, алар арасында 8 шәһәр һәм 11 авыл командалары бар иде. Һәр командада 5әр катнашучы көч сынашты. Фестиваль программасы ГТО комплексының IV – V баскычлары тестларыннан торды :

- ике аякта урыннан торып озынлыкка сикерү (4-5 баскыч);

- гимнастик эскәмиядә алга таба иелү (4-5 баскыч);

- аркада яткан урыннан гәүдәне күтәрү (4-5 баскыч);

- идәннән кулларда гәүдәне күтәрү (4-5 баскыч);

- йөгерү (4-5 баскыч);

- йөзү (шәһәр командалары өчен 4-5 баскыч).

«ГТО» ВФСК нормативларын шәхси зачетта тапшырырга һәм тиешле дәрәҗә билгеләрен алырга теләүчеләр саны 63 укучыны тәшкил итте.

Шәһәр мәктәпләре арасында ГТО фестивале кысаларында үткәрелгән ярышларның нәтиҗәләре:

1 урында - 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урында - 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3 урында - 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

🔥Авыл мәктәпләре арасында:

1 урында - Сәвәләй урта мәктәбе;

2 урында - Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе;

З урында - Бохарай төп белем бирү мәктәбе. 

- Аерым уңышка ирешүчеләргә килгәндә, рекордлы нәтиҗәләрне Лия Әхмәтҗанова (ике минут эчендә гәүдәсен 83 тапкыр күтәрде) һәм Ринат Фәрхетдинов (ике минут эчендә идәннән гәүдәсен кулларында 74 тапкыр күтәрде) күрсәттеләр, - ди "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормативларын үтәтүгә җаваплы Регина Волкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев