Зәйдә «ГТО уеннары» беренчелегенең йомгаклау этабы узды
29 октябрьдә Зәйнең физкультура сәламәтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәү фестивале үтте. Анда районның эшче яшьләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Зәй ГРЭСы хезмәткәре Регина Волкова әлеге спорт проектын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантлары конкурсында тормышка ашыруга акчалата сертификат отты.
Август аенда проект башланды. Ике ай дәвамында эшләүче яшьләр һәм Зәй шәһәрендә яшәүчеләр җиңел атлетика, фитнес һәм растяжка буенча бушкай тренировкаларда булдылар, марафонда катнашучылар өчен акыллы үлчәмнәрдә үлчәү уздырылды, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше буенча лекцияләр укылды. Спорт ариентлашу, гаилә фестивальләре, кросс, ГТО буенча нормативлар кабул итү турында чаралар үткәрелде. ГТО марафонында барлыгы 400дән артык кеше катнашты, болар - "Татэнерго" АҖ филиалы Зәй ГРЭСы, "Челтәр компания" АҖ, "Техно" заводы, "Аккурайд Уилз Руссия" ҖЧҖ, "Зәй шикәре" ААҖ, яшьләр эшләре идарәсе, шәһәр мәктәпләре укытучылары, Ак Барс банкы, башкарма комитет вәкилләре, Зәй балалар музыка мәктәбе, Татнефть-АЗС, һ. б., шулай ук аларның тормыш иптәшләре һәм балалары. Проектның финалы ГТО уеннары булды, анда шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәттеләр. Командалар ГТО элементлары белән эстафетада көч сынашты, шулай ук йөгерү, ату, йөзү, озынлыкка сикерү буенча шәхси зачетта "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәде. "ГТО уеннары"нда Зәй ГРЭСы - " Татэнерго" АҖ филиалы командасы җиңү яулады. Икенче урынны мәгариф идарәсе командасы алды, өченче урынны Яшьләр эшләре идарәсе командасы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев