Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Спорт

Зәйдә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды

31 октябрьдә районда 2022-2023 уку елы сезоны гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабының финал уеннары узды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр авыл командалары арасында Түбән Биш мәктәбе командасы - I, Сәвәләй мәктәбе командасы - II, Бохарай мәктәбе командасы  III урынны алды.

Авыл кызлар командалары арасында Югары Шипка I, Кадер II, Чыбыклы мәктәбе III урынны яулады.

Шәһәр мәктәпләренең яшүсмерләр командалары арасында 7нче мәктәп - I, 6нчы мәктәп командасы - II, 4нче мәктәп командасы III урында.

Шәһәр мәктәпләренең хатын-кызлар командалары арасында 6нчы мәктәп командасы - I, 4нче мәктәп - II, 7нче мәктәп командасы III урынны алды.

Җиңүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев