Зәйдә оешмалар арасында баскетбол буенча беренчелек узачак
16 ноябрьдә “Старт” спорт комплексында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча беренчелек узачак.
Спартакиаданың төп максаты- халыкны физик культура һәм спортка җәлеп итү, районда баскетбол спортын популярлаштыру, баскетбол буенча оешма һәм предприятиеләрнең көчле командаларын ачыклау,- ди спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов.
Ярышлар 4 көн булачак. Катнашучыларның яше 18 һәм 18яшьтән өлкәнрәкләр катнашачак. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев