Зәйдә шәһәрнең 370 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча ачык турнир үтте
22 октябрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае спортзалында Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча ачык турнир узды.
Ярышта Зәй шәһәренең «Барс» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 11 бала һәм Сарман районының 1нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 9 бала катнашты. Уеннар түгәрәк система буенча үтте. Балалар бер-берсе белән көч сынашып түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
кызлар арасыннан Азалия Габдрахманова - II,
Карелия Комарова III урында.
Егетләр арасында Александр Никитин -II, Тимур Арсланов III урынны яулады.
«Барс» командасың тренеры: Марат Уразманов.
Фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев