Зәйдә халыклар бердәмлеге көненә багышланган җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Узган атнада «Энергия» стадионында көзге каникуллар кысаларында җиңел атлетика буенча халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярышлар узды.
Ярышларның максаты халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора.
Чараны оештыручы – “Барс” спорт мәктәбе. Ярышларда 86 спортчы катнашты: 39 малай һәм 47 кыз. Ярышлар 5 яшь төркеме буенча үткәрелде.
-Каникулларда сагынырга вакыт юк. Безнең балалар хәзер ял итеп кенә калмый, ярышларда да катнашалар. Шундый дустанә, рәхәт аралашу, шул ук вакытта спорт рухы да бар!"- ди җиңел атлетика буенча шөгыльүче оныкның әбисе Раушания Морозюк.
Мондый төр ярышлар җиңел атлетиканы популярлаштыруга һәм үстерүгә, каникул вакытында укучыларның актив ялын нәтиҗәле оештыруга һәм перспективалы спортчыларны ачыклауга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев