Зәйлеләр билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенә җыена
19-28 октябрьдә билбау көрәше буенча Татарстан җыелма командасы Болгар шәһәрендә җыеннар үткәрә.
1-3 ноябрьдә Казан шәһәрендә узачак дөнья беренчелегенә әзерлек бара.
Җыеннарны үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган, узган ел Болгар шәһәрендә билбау көрәшчеләре Россия беренчелегенә уңышлы әзерләнгән иде, анда 17 авырлык категориясеннән 8 спортчы Россия җыелма командасы составына кертелде. Зәй шәһәре спортчылары Ләйсән Хуҗина һәм Данил Карпов Россиянең атказанган спорт осталары Регина Салихова һәм Рамил Салихов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
- Ләйсән Хуҗинага билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә җиңү телибез, - ди тренерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев