Зәйлеләр милли көрәш буенча турнирда җиңү яулады
23 ноябрьдә Тукай районының Түбән Суык-Су авылында 2005 елда һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында Татарстанның атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов кубогына көрәш буенча XII ачык традицион турнир узды.
Ярышларда “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Шамил Ибраһимов 60 кг авырлык категориясендә I урынны алды (тренеры Айрат Минһаҗев), Фидан Насыйров 40 кг авырлык категориясендә I урынны яулады (тренеры Азат Кашапов), Әмир Хөснетдинов 30 кг авырлык категориясендә II урынны алды (тренеры Илнар Хәйруллин). Гомумкоманда зачетында “Зәй” спорт мәктәбе командасы III урынны яулады.
Фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев