Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Спорт

Зәйнең спорт мәктәбе юбилеен билгеләде

23 ноябрьдә шәһәребезнең Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә 40 еллык юбилей уңаеннан тантаналы чара үтте.

Юбилей кичәсенә элегрәк елларда шушы мәктәпне тәмамлаучылар да килгән иде. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Татарстан Респуб-ликасы чаңгы ярышлары федерациясе вице-президенты Эдуард Галеев котлады.


- Минем өчен бу – бик дулкынландыргыч чара, чөнки язмышым әлеге спорт мәктәбе белән нык бәйләнгән. Мин монда тәүге тапкыр 7 яшьтә килдем. Беренче тренерым Сергей Владимирович Колесов әйтүенчә: «Бөтен кеше дә чемпион булып бетми, алар берничә генә булырга мөмкин, әмма спорт белән шөгыльләнү безгә сәламәт булырга ярдәм итә». Балалар чаңгы спорты белән шөгыльләнсеннәр, аны яратсыннар өчен барысын да эшләүче тренерларга зур рәхмәт. Чаңгы спорты дәресләрнең саф һавада узуы белән дә үзенчәлекле. Спортның бу төре бүгенге көндә Россиядә иң массакүләм спорт булып тора, - диде Эмиль Галеев.


Чара яшь спортчыларга һәм аларның әти-әниләренә, тренерларга, бу тармакта эшләүче хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшыру белән дәвам итте. Районда чаңгы спортын үстерүгә һәм популярлаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән спорт мәктәбен тәмамлаучыларны да бүләкләделәр. Эмиль Галеевка “Татарстан Республикасында физик культураны үстерүгә керткән өлеше өчен” күкрәк билгесе тапшырылды.


Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбенең ерак тарихына күз салсак, ул 1982 елның 15 августыннан башлана. Бу вакытта 6нчы мәктәп базасында «Чаңгычы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли башлый.

Шул вакыттан алып 40 ел дәвамында биредә егерме меңнән артык бала сәламәтлекләрен ныгытып, чаңгыда йөрү техникасын өйрәнгән һәм үзләштергән.
Мәктәптә профессиональ спортчылар да әзерләнгән, шулар арасыннан Анна Нечаевская - Россиянең атказанган спорт мастеры, 2018 елда Кореяда узган кышкы Олимпия уеннарының бронза призеры, Христина Мацокина - халыкара класслы спорт мастеры, 2022 елда Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында катнашты. Шулай ук мәктәп СССР һәм Россиянең 24 спорт мастеры, 30дан артык спорт мастерлыгына кандидат, 2500дән артык массакүләм разрядлы спортчылар әзерләве белән лаеклы горурлана ала.


“Мәгарифтәге казанышлары өчен” һәм “Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән, югары категорияле тренер Сергей Колесов 1983 елда спорт мәктәбендә хезмәт эшчәнлеген башлый. Ул халыкара ярышларда республика һәм ил данын якларлык күп кенә спортчылар әзерләде. Ә 1988 елдан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә югары категорияле тренер-укытучы Ракыйф Габидуллин эшли. Ул да – “Мәгарифтәге казанышлары өчен” һәм “ТРның физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгеләре иясе. Билгеле булганча, 2013 елда VI кышкы халыкара балалар уеннарында аның шәкерте Дмитрий Бортных чемпион һәм призер булды.

Зәй егетләрен, кызларын чаңгы спортына өйрәтергә килгән беренче тренерлар арасында Николай Лебедев та бар, ул бүгенге көнгә кадәр яшьләрне шөгыльләндерүне дәвам итә.

Россия чемпионнары Вячеслав Петров һәм Андрей Козенковны тәрбияләгән Петр Уразайкин 1990 елда мәктәпкә эшкә килә.
“Чаңгычы” балалар-яшүсмерләр спорт мәктә-бендә тәрбияләнүчеләрнең беренче зур уңышлары исә 1989 елда барлыкка килә башлый. Венгриядә узган «Дуслык» халыкара ярышларында Илзирә Гайнуллина чемпион була. 1990 елда ул Ухта шәһәрендә СССР юниорлар чемпионатында илнең җыелма командасы составында чыгыш ясап, алтын медаль яулый.

Спортчы Надежда Бухтеева (Исакова) да уңышлары белән сөендерә. Ул 1989 елда 10 км дистанциядә СССР чемпионы була, ә Щучинске шәһәрендә (Казахстан) узган СССРның яшүсмерләр чемпионатында ил җыелма командасы составында эстафета ярышларында беренче урын ала. Чемпионнарның тренер-укытучысы – Сергей Колесов. Шунысы мөһим, укучыларның зур җиңүләре аркасында 1989 елда кышкы сезон нәтиҗәләре буенча “Чаңгычы” спорт мәктәбе СССР спорт мәктәпләре арасында беренче урынга чыга.


СССРның атказанган спорт мастеры, 1972 елда Саппородагы Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев мәктәп үсешенә зур өлеш кертә. 1991-1995 елларда спорт мәктәбе директоры булган хатыны Зоя Ивановна белән бергә алар ТР чемпионнары – Елена Кәлимуллина, Айгөл Абдуллина һәм Виктория Иванованы тәрбиялиләр. Федор Пет-рович ул вакытта “Чаңгычы” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен тере легенда була. Аның хөрмәтенә ел саен Зәйдә чаңгы буенча Бөтенроссия ярышлары уздырыла, анда Россия һәм Татарстан спортчылары күп җыела. Фидакарь спортчының исемен мәңгеләштерү йөзеннән 2015 елның 1 июненнән «Чаңгычы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Олимпия чемпионы Федор Симашев исемен горур йөртә. 2019 елда спорт мәктәбе олимпия резервы статусын алды. Хәзерге вакытта ул – Татарстанда мондый статуска ия булган бердәнбер профильле спорт мәктәбе.


1999 елда спорт мәктәбе коллективын беренче квалификацияле категорияле тренер-укытучы Галия Ахунҗанова тулыландыра. Ул хәзерге вакытта талантлы спортчылар әзерләү белән мәшгуль. Галия Илгизәровна “ТРның физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Спорт мәктәбе укучылары арасында хәзерге чорда зур уңышлары белән куандыручылар Баграж җирлегеннән – Артур Петров, Петр һәм Максим Короновлар, Анастасия Утяганова. Артур, Петр, Анастасия – Россиянең спорт мастерлары, ә Максим – спорт мастерлыгына кандидат.


Зәйдә чаңгы спорты күгендә яшь йолдызчыклар кабынуын дәвам итә. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда Вадим Бирюков, Софья Козенкова уңышлы чыгыш ясыйлар, алар хәзерге вакытта Татарстан Республикасының яшүсмерләр җыелма командасы составына керделәр.


Бүгенге көндә спорт мәктәбендә 412 укучы шөгыльләнә, 9 тренер эшли. 2021 елның гыйнварыннан мәктәп белән Юрий Худяков җитәкчелек итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев