Иске Зәй бистәсе хоккей кырында узган шимбәдә үзенчәлекле ярыш үтте: Мирный, Иске Зәй бистәләре округлары буенча шәһәр Советы депутатлары Аркадий Шалафаев белән Әнәс Гыйззәтуллин, сайлаучылардан команда туплап, итекләр киеп, туплы хоккей буенча ярыштылар. Районда депутатлар оештыруы һәм катнашуында мондый хоккей ярышлары беренче мәртәбә узды. Депутатлар сәламәт яшәү рәвеше яклы: Аркадий...
Иске Зәй бистәсе хоккей кырында узган шимбәдә үзенчәлекле ярыш үтте: Мирный, Иске Зәй бистәләре округлары буенча шәһәр Советы депутатлары Аркадий Шалафаев белән Әнәс Гыйззәтуллин, сайлаучылардан команда туплап, итекләр киеп, туплы хоккей буенча ярыштылар. Районда депутатлар оештыруы һәм катнашуында мондый хоккей ярышлары беренче мәртәбә узды. Депутатлар сәламәт яшәү рәвеше яклы: Аркадий Шалафаев Мирный бистәсендә мәктәп янәшәсендәге бинаны спорт залы итеп коруда матди булышлык итте.
Районда соңгы ике елда хоккей спорты белән ныклап шөгыльләнәләр. Моңа шәһәрдә боз сарае ачылу - алшарт. Шәһәрдә өч хоккей кыры бар. Укучылардан - ике, ир-егетләрдән бер хоккей командасы оешты. Әлеге командалар әкренләп остарып килә. Район-шәһәрдә чаңгы, хоккей спорты белән шөгыльләнүчеләр саны артуга бара. Кыскасы, каникулда чаңгы юлларына гаиләләре белән чыгучылар күп булды, хоккей тартмачыклары яшүсмерләр, яшьләр белән тулы иде.
Ярышларны ачу тантанасында шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин, "Яшьлек" һәм "Чаңгычы" спорт мәктәпләре директорлары Илфат Әшрәпов, Сергей Бушуев катнашты. Алар районда спорт, аеруча кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлекләре, уңышлар турында сөйләделәр, бүгенге ярыш башында торучы Аркадий Шалафаев, Әнәс Гыйззәтуллинга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Уен башыннан ук мавыктыргыч башланып китте. Җанатарлар да шактый җыелды. Матч башланып санаулы минутлар узуга, искезәйлеләр Мирный командасы капкасына бер алка кертте.
Уенчылар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Мирный бистәсе командасы составында иң өлкәне физкультура укытучысы Рәис Әхмәтҗанов иде.
- Яшүсмер чагымнан әлеге спорт төре белән шөгыльләнәм. Зәйдә хоккей спорты 60нчы елларда үсеш алды. Башта туплы хоккей, аннан соң алкалы хоккей уйнадык. 1968 елда мин уйнаган хоккей командасы җиңүче булган иде, - ди Рәис абый.
Ул да булмады - Мирный бистәсе капкасына алкалар керә торды. Искезәйлеләр әлеге спорт төреннән үзләрен оста уйнаучы буларак күрсәтте.
- Хоккейны еш уйныйбыз, безнең беренче ярышуыбыз гына түгел, - ди әлеге команда уенчылары.
Искезәйлеләрдән Мирный командасы капкасына Сергей Хрипунов, Руслан Клушев, Евгений Тяженников туп кертте. Аларга уенда стеналар да ярдәм иткәндер. Шул рәвешле, уен 4:2 исәбе белән искезәйлеләр файдасына тәмамланды. Мондый иптәшләрчә очрашу алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев