Кичә Зәйнең 7нче мәктәбендә "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының республика чемпионаты финал уеннарын ябу тантанасы үтте. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, танылган баскетболчы, Олимпия чемпионы Светлана Антипова яшь спортчыларга уңышлар теләделәр, чемпионатта иң-иңнәр җиңүен билгеләп үттеләр. Искиткеч шоу-тамаша астында призлы урыннар алучыларны тәбрикләү...
Кичә Зәйнең 7нче мәктәбендә "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының республика чемпионаты финал уеннарын ябу тантанасы үтте. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, танылган баскетболчы, Олимпия чемпионы Светлана Антипова яшь спортчыларга уңышлар теләделәр, чемпионатта иң-иңнәр җиңүен билгеләп үттеләр. Искиткеч шоу-тамаша астында призлы урыннар алучыларны тәбрикләү зур спорт бәйрәменә әверелде. Кызлар арасында беренче урынны - Казан, икенчене - Чаллы, өченче урынны Әгерҗе командалары яулады. Ә Зәй данын яклаган татар гимназиясе кызлары дүртенче булды. Малайлардан исә шулай ук беренче урын - казанлыларда, икенчедә - Алексеевский, өченчедә безнең шәһәрнең 7нче мәктәп командасы. Зәй егетләре хәлиткеч уенда көндәшләре балтачлыларны 60ка 61 исәбе белән җиңеп куандырдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев