Зәйдә "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының республика чемпионаты финал уеннары старт алды. Шәһәрнең 7нче мәктәбендә чемпионатны ачу тантанасы, зур мәдәни-спорт чарасы буларак, районда барлык төр спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрне гәүдәләндергән театрлаштырылган тамаша рәвешендә оештырылды. Финалга чыгучы командаларны район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе Жанна Соркина сәламләделәр. Разиф...
Зәйдә "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының республика чемпионаты финал уеннары старт алды. Шәһәрнең 7нче мәктәбендә чемпионатны ачу тантанасы, зур мәдәни-спорт чарасы буларак, районда барлык төр спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрне гәүдәләндергән театрлаштырылган тамаша рәвешендә оештырылды. Финалга чыгучы командаларны район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе Жанна Соркина сәламләделәр. Разиф Кәримов, яшь баскетболчыларга мөрәҗәгать итеп, олимпия чемпионы Федор Симашев туган төбәктә көчле спортчы-укучыларны күрүебезгә шат, диде. Ә Жанна Соркина төбәк этабларында җиңүгә ирешкән командаларның тренерлары, физик культура укытучыларына министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды. Алар арасында безнең район педагоглары Фәния Черкасова, Гөлназ Абдуллина, Рамис Мәүләвиев, Камран Асадов бар.
Финалга төбәк турларында җиңү яулаган иң-иң командалар чыкты. Шул рәвешле Зәй җирлеге Алексеевск, Түбән Кама, Спас, Азнакай, Арча, Чаллы, Кайбыч, Казан, Әлмәт, Балтач, Зәй районнарыннан кызлар һәм егетләрне кабул итте. Зәй данын финал уеннарында моңа кадәр уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алган татар гимназиясе кызлар командасы һәм 7нче мәктәпнең малайлар командасы яклый.
- "КЭС-Баскет" баскетбол лигасының финалын үзебездә беренче тапкыр кабул итәбез. Уенчылар өчен дә, аларны бәяләп торучы мәртәбәле хөкемдарлар өчен дә уңайлы шартлар тудыруга игътибар бирдек. Командалар шәһәрнең төрле кунакханәләренә, "Ялта-Зәй" чаңгы үзәгенә урнаштырылды. Кызлар - физкультура сәламәтләндерү комплексы спортзалында, малайлар 7нче мәктәп спортзалында өч көн дәвамында көч сынашачак. 6 февральдә көннең икенче яртысында төрле командаларның тренерлары, судьялардан төркем белән Зәй шәһәре җыелма командасының иптәшләрчә очрашу уеннары үтәчәк. Ә чемпионат финалын тантаналы төстә ябу якшәмбе кичке сәгать 6га билгеләнгән, - район мәгариф идарәсенең физик культура буенча методисты Лилия Гатина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев