Спорт

Зәйлеләр бушка йөрмәде

Универсиаданың төп объекты булган "Казан-Арена" стадионы төзелешендә иң актив катнашкан муниципалитетлар билгеләнеп, алар спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр иткән идек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, әлеге стадион төзелешенә эшкә йөреп, район 3 миллион 357 мең сум акча эшләде. Бу суммага районда программа буенча өч спорт мәйданчыгы төзү мөмкинлеге бирелде. Спортны,...

Универсиаданың төп объекты булган "Казан-Арена" стадионы төзелешендә иң актив катнашкан муниципалитетлар билгеләнеп, алар спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр иткән идек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, әлеге стадион төзелешенә эшкә йөреп, район 3 миллион 357 мең сум акча эшләде. Бу суммага районда программа буенча өч спорт мәйданчыгы төзү мөмкинлеге бирелде. Спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән зәйлеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр булачак дигән сүз бу. Әлеге спорт мәйданчыклары барысы да "Сәламәтлек" мәктәбе (элекке 7нче мәктәп) ишегалдындагы биләмәгә урнаштырылып комплекслы спорт мәйданчыгы булачак. Бер универсаль мәйданчык - баскетбол, волейбол уеннары, ә берсе мини-футбол өчен булачак, шунда ук урам тренажерлары да урнаштырылачак. Шул рәвешле 35нче бистәдә яшәүчеләр өчен комплекслы спорт мәйданчыгы булдырылачак. Баскетбол һәм волейбол уеннары спорт мәйданчыгына резина ваклары, ә мини-футболныкына ясалма үлән япма белән капланачак. Әлеге мәйданчыкларны төзү белән "Юлдаш" ҖЧШ мәшгуль. Узган шимбәдә җир эшләре башланды инде.

Спорт мәйданчыкларын үз вакытында һәм сыйфатлы башкару сорала, диде узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә әлеге җәһәттән чыгыш ясаган министр урынбасары Фәрит Хәнифов.

Спорт мәйданчыклары яңа уку елы башына әзер булырга тиеш. Ул әйләндереп алыначак. Шунысы игътибарга лаек, күптән инде ремонт сораучы "Сәламәтлек" спорт мәктәбе дә төзекләндереләчәк. Ремонт өчен республика бюджетыннан 18 миллион сум акча бүленде. Шулай итеп, "Сәламәтлек" мәктәбендә һәм аның биләмәсендә күләмле эшләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйлеләр бушка йөрмәде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт