Спорт

Зәйлеләр – җиңүче

Зәйдә медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2012" республика спартакиадасының зона туры узды. Анда Зәй, Сарман, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Ютазы районнары медицина хезмәткәрләре катнашты. Спартакиаданың максаты - физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен шартлар тудыру, медицина хезмәткәрләре арасында физик тәрбия, спорт эшен камилләштерү. Гомумән, медицина хезмәткәрләре...

Зәйдә медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2012" республика спартакиадасының зона туры узды. Анда Зәй, Сарман, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Ютазы районнары медицина хезмәткәрләре катнашты. Спартакиаданың максаты - физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен шартлар тудыру, медицина хезмәткәрләре арасында физик тәрбия, спорт эшен камилләштерү. Гомумән, медицина хезмәткәрләре тормышта локомотив булырга тиеш. Спартакиада җиңел атлетика, шахмат, өстәл теннисы, йөзү, волейбол, аркан тартышу ярышларыннан торды.

Ярышларны ачу спорт-сәламәтләндерү үзәгендә узды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова ачып, катнашучыларга район башлыгы котлавын ирештерде. Ул чыгышында Зәйнең үткәне тирәндә булуы, район-шәһәр халкының күбесе спорт, сәламәт яшәү рәвешен үз итүе, спорттагы уңышлар турында сөйләде. Баш табиб Владимир Гуров медицина хезмәткәрләренә ярышларда уңышлар теләде. Узган ел "Сәламәтлек-2011" спартакиадасының зона турында сарманлылар җиңү яулаган иде. Сарман районы баш табибы Ирек Билалов, тантанада катнашучыларны сәламләп, күңелле стартлар теләде.

Спартакиада "Энергия" стадионында җиңел атлетика ярышлары белән башланды. Ир-атлар һәм хатын-кызлардан торган команда швед эстафетасында ярышты. Ярыш, йөгереп килеп, бер-береңә таяк тапшырудан гыйбарәт иде. Әлеге ярышта мөслимлеләргә тиңнәр булмады. Зәй командасы - II урында. Шахмат, өстәл теннисы ярышлары кызыклы, мавыктыргыч узды. Өстәл теннисы буенча да зәйлеләр II урын алды. Йөзү һәм волейбол ярышлары исә аеруча киеренке барды. Кайбер медицина хезмәткәрләре шундый җитез, өлгер: алар үзләрен җиңел атлетика һәм йөзүдә, аркан тартышу буенча да сынарга өлгерде. Волейбол ярышлары буенча сарманлылар җиңүче булды. Йөзүдә ютазылылар - I, зәйлеләр II урында. Спартакиаданың иң мавыктыргыч өлеше биш ир-ат һәм биш хатын-кыздан торган командалар арасында аркан тартышу булды. Аркан тартышкан урын пеләшләнеп калды. Әлеге ярышта зәйлеләр үзләренең иң көчле булуын күрсәтте.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы җиңүче дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Ютазы белән Сарман командалары бүлеште. Зәйлеләр әлеге җиңү белән район-шәһәрнең спортлы, сәламәт яшәү рәвеше яклы булуын янә күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйлеләр – җиңүче
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт