Спорт

Зәйлеләр шахмат уйный

"Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында шахмат буенча халыкара класслы спорт остасы Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә шәһәр ярышлары узды. Анда төрле яшьтәге 70ләп шахматчы көч сынашты. Шахмат уенының килеп чыгу тарихы тирәндә. Аны "патшалар уены" дип йөрткәннәр. Тарихчылар фикеренчә, уен 1,5-2 мең еллар элек Һиндстанда барлыкка килгән. Һәм ул Һиндстаннан Азиянең башка...

"Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында шахмат буенча халыкара класслы спорт остасы Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә шәһәр ярышлары узды. Анда төрле яшьтәге 70ләп шахматчы көч сынашты.

Шахмат уенының килеп чыгу тарихы тирәндә. Аны "патшалар уены" дип йөрткәннәр. Тарихчылар фикеренчә, уен 1,5-2 мең еллар элек Һиндстанда барлыкка килгән. Һәм ул Һиндстаннан Азиянең башка илләренә үтеп керә, Европада киң тарала. Акыл һәм фикер йөртүне таләп итүче бу интеллектуаль уен белән күпләр мавыга. Элегрәк шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә шахмат түгәрәкләре эшләде. Бүген түгәрәкләр Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә һәм балалар иҗат йортында гына, "Энергия" стадионында берничә ел шахмат клубы эшли. Теләге булганнар бирегә килеп уйный ала. Түгәрәкләрдә, әлеге клубка йөрүчеләр арасында турнирлар үткәрелә: шахматчылар сәләте эзлекле үстерелә. Турнирларда катнашмыйча остарып булмый. Әлеге уен берьюлы спорт, сәнгать һәм фән элементларын үз эченә ала. Моны яхшы аңлаган район җитәкчелеге ел да "Шәһәр шахмат уйный" турниры үткәрә. Быел да ул зур оешканлык белән узды. Аны "Чаңгычы" спорт мәктәбе оештырды.

Ярыш балалар бакчасына йөрүчеләр, башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары, өлкәннәр арасында аерым узды. Уеннарга Руслан Васильев, Евгений Демидов, Римма Утяганова, Михаил Царегородцевлар хөкемдарлык итте. Ярыш һәр төркем арасында киеренке барды. Татар гимназиясе укучысы Максим Маракинның әлеге турнирда икенче мәртәбә катнашуы. Узган ел ул I урынны алган. Шахмат уйнау фикерләү сәләтен арттыра, ди Максим. Өлкәннәр арасында көч сынашкан Виктор Ковалев шахмат уенын 60 ел уйный икән. Мондый турнирларда ул ел да катнаша. Уен канәгатьлек, күңел күтәренкелеге бирә, үземне полководец кебек хис итәм, ди Виктор Григорьевич.

Турнир тәмам, җиңүчеләр билгеле. Балалардан Әдел Габдрахманов ("Уймак кыз" балалар бакчасы) - I, Тимур Дориглазов ("Урман әкияте") - II, Александр Солтанов ("Күкчәчәк") III урында. Укучылардан Андрей Пиянзин (4нче мәктәп, II сыйныф) - I, Максим Чепчиков (6, III) - II, Максим Маракин (татар гимназиясе, IV) III урынны алды. Югары сыйныфлардан Алексей Шишкин (6) - җиңүче, икенче белән өченче урынны Владислав Дмитриев (4) белән Матвей Федотов (2) бүлеште. Ирләр арасында Ринат Миргазов - I, Борис белән Николай Герасимовлар - II һәм III, ветераннардан Евгений Демидов - чемпион, Леонид Михайлов - II, Виктор Ковалев III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйлеләр шахмат уйный
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт