Быел Зәй матбугатына 80 ел тулды .Район җирлегендә 1935 елда нәшер ителә башлаган газеталар, озын юл үтеп, Зәй елъязмасына зур өлеш кертә. Милли күтәрелеш, алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның 9 июнендә "Знамя дружбы" газетасы тәрҗемәсе булудан туктап, яңа исем астында мөстәкыйль рәвештә "Зәй офыклары" газетасы чыга башлады. Дөрес, "Зәй...
Быел Зәй матбугатына 80 ел тулды .Район җирлегендә 1935 елда нәшер ителә башлаган газеталар, озын юл үтеп, Зәй елъязмасына зур өлеш кертә. Милли күтәрелеш, алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның 9 июнендә "Знамя дружбы" газетасы тәрҗемәсе булудан туктап, яңа исем астында мөстәкыйль рәвештә "Зәй офыклары" газетасы чыга башлады. Дөрес, "Зәй офыклары" - Зәй җирендә нәшер ителгән чыккан татар газетасы түгел. 1963 елга кадәр районда ике битле "Кызыл Зәй" (соңрак дүрт битле "Яңа Зәй") чыгып килә. 1973 елда Зәй районы яңадан торгызылгач, ул рус газетасының тәрҗемәсе (дубляжы) итеп кенә калдырыла.
"Зәй офыклары" менә инде 24 ел "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дигән кыйбласына тугры хәлдә бүген дә заман белән бергә атлый, көн сулышын тоеп яши.
"Зәй офыклары"ның беренче редакторы - Рәис Нәҗипов. Аннан газета белән Иван Глухов, Рәзинә Ахунова, Венера Гаврилова мөхәррирлек итте. 2011 елның декабреннән баш редактор - Николай Шамионов.
Мәгълүм ки, газета гына чорга мөһер сукмый, чор, вакыт газетаның үзен дә чарлый, үзгәртә, чыныктыра, аны яңа юллар эзләргә мәҗбүр итә.
Газета һәрвакыт эзләнүдә, үсештә.
"Зәй офыклары" - иҗтимагый-сәяси газета. Аның үз укучысы, үз йөзе бар. Бу турыда безнең җиңүләр сөйли. 24 ел эчендә газета, журналистлар катнашып җиңү яулаган конкурсларны санап чыгу да күп вакытны алыр иде.
Бүгенге көндә газетаны нәшер итүдә 10 кеше хезмәт куя. Баш редактор Николай Шамионов 1991 елдан матбугат хезмәтендә. Ул биредә барлык баскычларны диярлек үтеп (чыгаручы, корреспондент, бүлек редакторы, баш редактор урынбасары), директор - баш редактор дәрәҗәсенә күтәрелде. 2001 елдан Татарстан Республикасы Журналистлар союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәр(1996).
Әнүзә Кәрамова - җаваплы сәркатип. Ул газета оешып (1990 ел), нәшер ителә башлауның беренче көннәреннән үк эшләүче хезмәткәрләрнең берсе, газетаның үз йөзен, үз стилен булдыручы. Татарстан Республикасы Журналистлар союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Журналистлар - Рәзимә Кашапова һәм Энҗе Әгъләмова. Газетаны материаллар белән тәэмин итү аларга йөкләнгән. Рәзимә Кашапова - зур тәҗрибәгә ия журналист, бүлек редакторы. Аның кабатланмас үз йөзе, үз сүзе бар. Энҗе Әгъләмова - университетның журналистика факультетын тәмамлаган белгеч. Газетага килгәнче, Чаллының "Күңел" радиосында эшләп тәҗрибә туплаган. Барлык темаларга да иркен яза. Алар икесе дә - Татарстан Журналистлар союзы әгъзалары.
Операторлар Александра Гаффанова һәм - Гөлназ Ходжаева үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаручылар, грамоталы белгечләр.
Клара Ермолаева - тәҗрибәле корректор. Аңа игътибарлылык, төгәллелек, эшкә үтә җаваплы карау кебек сыйфатлар хас.
Баш хисапчы Фәнилә Юнысова - үз урынында алыштыргысыз белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев