Төзү-төзекләндерү

25 августка төгәлләнә

Зәй ГРЭСы 2014-2015 елларга җылыту сезонына әзерлек уңаеннан шәһәрдәге җылылык челтәрен төзекләндерү эшләрен алып бара. Хәзерге вакытка төзекләндерелергә тиешле җылылык челтәренең 52,9 проценты төгәлләнде. Комсомол урамында барлык йорт, учреждениеләрне төзекләндерелгән җылылык челтәренә тоташтыруны тәмамлау тулысынча 25 августка планлаштырыла, Октябрь урамы 26/1, 26/2, 28/1, 28/2, 30/1, 30/2, 32/1, Никифоров урамы 56/1,...

Зәй ГРЭСы 2014-2015 елларга җылыту сезонына әзерлек уңаеннан шәһәрдәге җылылык челтәрен төзекләндерү эшләрен алып бара. Хәзерге вакытка төзекләндерелергә тиешле җылылык челтәренең 52,9 проценты төгәлләнде. Комсомол урамында барлык йорт, учреждениеләрне төзекләндерелгән җылылык челтәренә тоташтыруны тәмамлау тулысынча 25 августка планлаштырыла, Октябрь урамы 26/1, 26/2, 28/1, 28/2, 30/1, 30/2, 32/1, Никифоров урамы 56/1, 56/2 йортларын, Ленин урамы 5, 7, 7а, 9, 18, 20, 22, 24; Төзүчеләр 9 йорты һәм 6/1 йортларын да 25 августка кадәр үзәк җылылык челтәренә тоташтырырга исәп тоталар. Лобачев урамы 1, 7 йортлары, 3нче мәктәп, "Энергетик" Мәдәният сарае, Нефтьчеләр урамы 23, 25, 26, 28, 28а, Казан урамы 4а, "Тату гаилә" балалар бакчасын, музыка мәктәбен 22 августка кадәр тоташтыру күздә тотыла. Җылылык кулланучы объектларда, торак милекчеләре ширкәтләренә караган барлык йортларда җылылык торбаларын басым астында сынау 15 августка төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> 25 августка төгәлләнә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү