Шәһәребез үсә, төзекләнә. Йортлар ишегалларында соңгы елларда балалар мәйданчыклары да артуга бара. Ике ел рәттән Зәйдә республика бюджетыннан мәйданчыклар урнаштыруга акча бүлеп бирелде. -Бу эш башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Район башлыгы Татьяна Воропаева мөрәҗәгатеннән соң, Президент мәйданчыкларны уен һәм спорт элементлары белән тәэмин итү өчен икенче елны...
Шәһәребез үсә, төзекләнә. Йортлар ишегалларында соңгы елларда балалар мәйданчыклары да артуга бара. Ике ел рәттән Зәйдә республика бюджетыннан мәйданчыклар урнаштыруга акча бүлеп бирелде.
-Бу эш башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Район башлыгы Татьяна Воропаева мөрәҗәгатеннән соң, Президент мәйданчыкларны уен һәм спорт элементлары белән тәэмин итү өчен икенче елны инде 2шәр миллион сум акча бүлеп бирде, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов.
Узган ел да, быел да 5 мәйданчыкка яңа элементлар куелды. Агымдагы елда мәйданчыклар шәһәребезнең Нариманов урамы 15, Ленин урамының 34, Төзүчеләр урамының 2, Җиңү проспектының 1/15 һәм 1/22нче йортлары ишегалларына урнаштырылды. Аларны яңарту төрле биеклектәге калкулыклар, таганнар, шугалаклар, карусель һ.б.ларны урнаштырудан гыйбарәт. Искеләре алынып, алар урынына яңалары куела. Әлеге элементлар Самарада "Скиф" заводында җитештерелгән. Аларны бу завод эшчеләре үзләре үк килеп урнаштыра да. Район бюджеты хисабына да мәйданчыкларны яңарту бара. Берсе артыннан берсе сафка баскан мәйданчыкларга балалардан битәр ата-аналар, әби-бабайлар сөенә.
Төзүчеләр урамының 2нче йорты ишегалдындагы мәйданчыкны балалар уратып алган. Алар һәр элементны тотып карый.
-Оныгым Рамил элек тә мәйданчыклар янында уен табып, яратып йөри иде. Яңа элементлар белән тулылангач, мәйданчыктан кайтып та кермәс инде, - ди Галәлетдин Гайнетдинов.
Нәниләр генә түгел, мәктәп укучылары да мәктәптән соң мәйданчыкта ял итеп ала. Безнең өчен дә элементлар бар биредә, мин үзем турникта күтәрелергә яратам, ди VI сыйныф укучысы Михаил Муханов. Мәйданчык янына нәниләр кемдер әти-әнисе, кемдер әби-бабасы белән килә. Җете төсләргә буялган элементлар узып баручыларны үзенә тартып тора. Ленин урамының 34нче йорты ишегалдында моңа кадәр берничә иске уен һәм спорт элементы гына иде, хәзер ишегалдыбыз тулыланып, матурланып китте, ди әлеге йортта яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев