Район башлыгы Татьяна Воропаеваның эш көне иртә башлана һәм бик соң тәмамлана. Ул зәйлеләр иртән торганчы, шәһәрне бер кат урап чыгып, һәрнәрсәдән хәбәрдар була. Шул вакытта урам, ишегалды җыештыручылар белән аралашырга да вакыт таба. Һәр көн хакимият бинасына иртәнге сәгать 7дә килә дә мең мәшәкать, эшкә баш-аягы белән чума. Район...
Район башлыгы Татьяна Воропаеваның эш көне иртә башлана һәм бик соң тәмамлана. Ул зәйлеләр иртән торганчы, шәһәрне бер кат урап чыгып, һәрнәрсәдән хәбәрдар була. Шул вакытта урам, ишегалды җыештыручылар белән аралашырга да вакыт таба. Һәр көн хакимият бинасына иртәнге сәгать 7дә килә дә мең мәшәкать, эшкә баш-аягы белән чума. Район җитәкчелеге эше берничек тә эш сәгатьләре кысаларына гына сыеп бетә алмый. Татьяна Васильевна һәрнәрсәне йөрәге аша үткәрә, кеше язмышлары белән очраша, карарлар кабул итә. Хакимияттән кичен соңгы булып чыгучы да ул. Ул вакытта кичке сәгать 9, хәтта 10 була.
Без - "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" газеталары журналистлары аның бары тик бер эш көнен (ул 1 июнь булды) күзәттек һәм әлеге вазифаны башкаручының иңнәренә салынган җаваплылыкның, бурычларның киң колачлы булуына гаҗәпкә калдык. Аның автомобиле - икенче эш кабинеты. Ул республика җитәкчелеге белән дә сөйләшергә өлгерә. Бу көнне без аның белән төрле чаралар - шәһәр Советының даими комиссиясе, өлкәннәр советы утырышларында катнаштык, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Урман әкияте", "Миләшкәй" бакчаларында булдык. Кыскасы, без - журналистлар да аның белән бергә район проблемалары, мәшәкатьләренә чумдык.
Район башлыгының эше иртән шәһәр Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча даими комиссия утырышыннан башланды. Утырышта мөһим мәсьәләләр каралды, район Советы утырышына чыгачак документлар тикшерелде.
Балаларга бөтен шартларны булдыру - район җитәкчелегенең өстенлекле юнәлеше. Моннан өч ел элек булдырылган "Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик" муниципаль район программасы - шуңа дәлил. Әлеге программа кысаларында бакча түбәләре, тәрәзәләр, ишекләр, сантехника коммуникацияләре һ.б.лар алыштырыла, җиһазлар, урын-җир, уенчыклар бирелә. Татьяна Воропаева район-шәһәр бакчаларында еш була, алар белән якыннан таныша, уенчыкларны балаларга шәхсән үзе барып тапшыра. Уенчыклар өчен агымдагы елда ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев 1 миллион сум акча бирде. Гомумән, бакчалар район бюджетыннан һәм спонсорлык ярдәме белән уенчыклар белән тәэмин ителә. Халыкара балаларны яклау көнендә балаларның үзеннән битәр район башлыгы шат иде. Балачак кеше гомеренең иң бәхетле, иң күркәм чоры бит. Әлеге көн өлкәннәрнең нарасыйлар өчен җаваплылыгы, бала хокукларын хөрмәт итүгә, яклауга киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү максатында билгеләп үтелүче бәйрәм ул. Татьяна Воропаева бу көнне "Урман әкияте" бакчасында булып, балалар шатлыгын уртаклашты. Ул бирегә уенчыклар белән килде (район бюджеты хисабына алынган). Нәниләрнең сөенеченең чиге юк: алар район башлыгын уратып алды. Кемдер курчак, кемдер машина, кемдер конструктор белән уйный да башлады. Бакча балаларның күңелле шавына күмелде. Район башлыгы балаларны бәйрәм белән котлап, алар өчен тудырылган уңайлыклар, шартларның кадерен белергә чакырды, ил-көннәр тыныч булып, аларның сәламәт үсүләрен, мәктәпкә баруларын, җәмгыятькә кирәк булуларын теләде. Бакча "Мефроуилз Россия - Зәй заводы" компаниясенә шефлыкка беркетелгән. Әлеге оешма биредә веранда төзү эшләре белән мәшгуль. Район башлыгы ремонт барышы белән дә танышты, завод җитәкчелеген дә күреп сөйләште.
Көннең икенче яртысында Татьяна Воропаеваны Мирный бистәсендәге "Миләшкәй" бакчасында өлкәннәр советының күчмә утырышы көтә иде. Әлеге чараларда ул һәрвакыт үзе катнаша, өлкәннәрнең һәр башлангычын хуплый. Аңа кадәр аксакаллар шәһәрнең спорт объектларында, Мирный бистәсендә узган ел ачылган спорт залында булдылар, "Миләшкәй" бакчасының балалар мәйданчыгы биләмәсе торышын карадылар. Районда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мөмкинлекләр һәм шартлар җитәрлек. Бездә 194 спорт корылмасы исәпләнә. Зәйлеләр 16 спорт төре белән шөгыльләнә, бездә аеруча чаңгы, җиңел атлетика, билбау көрәше, гер спорты үсештә. Утырышта спорт корылмалары, бакча мәйданчыклары буенча зур сөйләшү булды. Татьяна Васильевна спортта тагын да зур уңышларга ирешү, бакча мәйданчыкларын тагын да төзекләндерү өчен мөмкинлекләр бар, диде. Ул аксакаллар белән аралашырга да вакыт тапты.
Әлеге утырыштан соң район башлыгы шәһәр пляжына юл алды. Анда шәһәр Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы билгеләнгән иде. Район башлыгы су сыйфатын тиешле таләпләргә җавап бирерлек итү юлларын эзләде, ел саен пляжны нинди дә булса яңа элемент белән тулыландыру кирәклеген ассызыклады. Зәйлеләр биредә рәхәтләнеп ял итәргә тиеш, диде ул. Комиссия утырышыннан соң хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән сөйләште, фикерләште, аларга күрсәтмәләр бирде.
Балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрдә көн дәвамында чаралар оештырылды. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда балалар өчен бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Татьяна Воропаева мәйданда узучы чарада катнашып, нәни зәйлеләрне бәйрәм белән котлады.
Кич булды, вакыт соң. Без кайтыр юлга чыгабыз. Район башлыгы янә хакимият бинасына юл алды. Аның әле танышасы эш кәгазьләре, кул куясы документлары шактый. Болар барысы - көндәлек эш. Бу мәшәкатьләрнең барысы да зәйлеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев