Төзү-төзекләндерү

Чисталык, тәртип һәркайда кирәк

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү кирәк. Һәрберебез, иртәме-соңмы, мәңгелек йортка күчә. Зиратлар җирлекнең, аның халкының ни дәрәҗәдә мәдәнилеген күрсәтә. Аксар җирлеге Советы әлеге җәһәттән зиратларга игътибарлы. Әлеге җирлеккә караган Өченче Бөгелде зиратында дүрт көн рәттән чистарту эшләре алып барылды, тәртипкә китерелде. Биләмәне агач-куак баскан булган. Каберлекләр арасыннан да үтеп йөрешле...

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү кирәк. Һәрберебез, иртәме-соңмы, мәңгелек йортка күчә. Зиратлар җирлекнең, аның халкының ни дәрәҗәдә мәдәнилеген күрсәтә.

Аксар җирлеге Советы әлеге җәһәттән зиратларга игътибарлы. Әлеге җирлеккә караган Өченче Бөгелде зиратында дүрт көн рәттән чистарту эшләре алып барылды, тәртипкә китерелде. Биләмәне агач-куак баскан булган. Каберлекләр арасыннан да үтеп йөрешле булмаган: чүп-чар, корыган агачлар белән тулган. Язын - Родительский көндә һәркем килеп үз ата-анасы, әби-бабасы, туганнары каберлекләрен бер кат чистартса да, эш җитәрлек булган. Чөнки картайган, менә-менә авам дип торган агачлар да шактый. Шуны исәпкә алып, зур чистарту эшләре планлаштырылган. Мондый ныклап чистарту үткәрү тәүге мәртәбә оештырыла биредә. Алдан массакүләм мәгълүмат чараларында өмә оештырылу турында игълан чыгу да үз ролен уйнамый калмагандыр. Зиратны чистартуга Икенче Бөгелдедән дә килүчеләр булган. Тиздән җиде дистәсен тутыручы, элек Мирный бистәсендә яшәгән Геннадий Горшков бөтен гаиләсе белән өмәдә катнашкан. Кайбер оешма җитәкчеләре бу игелекле эштә техника белән ярдәм иткән. Игелекле эшләр башында торучы депутатлар Айбулат Таҗиев, Вячеслав Сыщиков, Миннегаян Шакирҗанов өмәгә үз өлешен керткән. Ир-атлар зиратта агач кисү, чүп-чар чистарту белән шөгыль-ләнсә, хатын-кызлар кирәк-ярак куя торган зират йортын тәртипкә китергән, аны буяган. Зиратны карап торучы Леонид Мальников, Виктор Столбов, Татьяна Казакова, Валерий Касаткин һ.б.ларның тырышып, зур теләк белән эшләве сокландыра. Шунысы игътибарга лаек, өмә вакытында сугыш ветераны Григорий Яковлевның каралмаган каберлеге ачыклана. Ветеранга кайчандыр металлдан һәйкәл куелган булган, аның буявы кубып, ул кыршылып беткән. Григорий Яковлевның балалары, туганнары да юк. Бөгелделеләр аның каберен карап торуны үз өсләренә алды. Аны буяп, яңадан язып куйдылар, каберлеген чүп-чар, үсентеләрдән чистарттылар.

Ил төкерсә, күл була, дип әйтүләре хак: зират чистарып калды. Агалар мондый өмәне елга ике мәртәбә оештыру кирәклегенә инанды. Алга таба эш системалы һәм дәвамлы булачак.

Аксар зиратын әлеге авылның аксакалы Ильяс абый Юнысов карап тора. Ул бу эшне зур җаваплылык тоеп, намус белән башкара. Ага зиратны чистартуны игътибарда тота, рәт араларын сакларга тырыша (Югары Шепкә белән Аксар авыллары зиратларын башкаларга үрнәк итеп куярлык). Биредә экологик шимбәләр елына берничә мәртәбә оештырыла. Ильяс ага зират йортын да тәртиптә тота. Зират капкасыннан керүгә, анда тәртип, чисталык хөкем сөрә, яңа капка урнаштырылган, чүп-чар салу өчен урна куелган. Сугыш ветераннары каберлекләре күз уңында. Ильяс ага җирлек Советы белән бергә биредә күмелгән сугыш ветераннары исемлеген элмә такта белән зират йортына урнаштырган. Зиратка килүчеләр әлеге ветераннар рухына да дога кылмыйча калмый. Ильяс аганың уй-ниятләре изге: ул зират тирәсенә кое казу хыялы белән яна. Су - тереклек чыганагы, ул чәчәкләргә сибәр, кулларны юу өчен дә кирәк бит. Зиратка керү юлына чуерташ салынган. Миләш агачлары утыртылып, аллея булдырылган.

Ә менә Иске Тәкмәк зираты авылдан шактый ерак урнашкан. Авыл халкы ини- циативасы белән биредә кораллар, кирәк-ярак кую өчен йорт төзелгән. Җирлек моның өчен - цемент, профнастил, ә кирпеч заводы кирпеч биргән. Авыл халкы да матди ярдәм күрсәтә, кул көче белән булышлык итә.

Шул рәвешле, Аксар җирлеге Советы үзенә караган авыллар зиратларын карап тота, ветераннар каберлекләрен барлый, яңарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чисталык, тәртип һәркайда кирәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү