Шәһәр һәм авыл мәдәният йортлары кышкы җылыту сезонына ничек әзерләнә, нинди эшләр башкарыла? Бу хакта мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли. - Барлык учреждениеләрдә кышка әзерлек эшләре бара. Бүген алты мәдәният йортына, ягулык системасын тикшереп карап, аларның әзерлеге хакында паспортлар алдык. Барлык шәһәр мәдәният йортларына җылылык энергиясен исәпләү приборлары куелды....
Шәһәр һәм авыл мәдәният йортлары кышкы җылыту сезонына ничек әзерләнә, нинди эшләр башкарыла? Бу хакта мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли.
- Барлык учреждениеләрдә кышка әзерлек эшләре бара. Бүген алты мәдәният йортына, ягулык системасын тикшереп карап, аларның әзерлеге хакында паспортлар алдык. Барлык шәһәр мәдәният йортларына җылылык энергиясен исәпләү приборлары куелды. Районда электр белән җылытылучы 14 система да тәртиптә, алар белән проблема юк. Барысына да энергия исәпләү җайланмалары куелган. 13 авыл мәдәният йортына "Теплосервис" ҖЧШ хезмәт күрсәтә. Аларның әле алтысында ягулык системасын тикшереп карау узмаган. Болар - Сәвәләй, Югары Баграж, Куш-Елга, Якты Күл, Иске Маврин, Югары Мәлем мәдәният йортлары. Югары Баграж авылы мәдәният йортында җылылык системасын алыштыру бара. Куш-Елга мәдәният йортының түбәсен ремонтлау эше ахырына якынлаша. 1 сентябрьдән Югары Мәлем авылы мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башланачак. Анда 705657 сумлык - тәрәзә һәм ишекләр, 243616 сумлык - бизәкләү, 19576 сумлык - электр җайланмаларын монтажлау, 531151 сумлык түбә ябу эшләре башкарылачак. Шулай ук түбә ремонтлау эшләре Иске Маврин, Поручик һәм Кадер мәдәният йортларында үткәреләчәк. Иске Маврин авыл мәдәният йортының түбәсен ремонтлауга Әлмәтнең "Союз-Атлант" оешмасы алынды, ә Кадер һәм Поручик мәдәният йортлары түбәләрен ремонтлау өчен документлар аукционга әзерләнә. Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музееның икенче каттагы тәрәзәләре пластикка алыштырылды. Хәзер эш беренче катта бара, тагын сигез тәрәзә алыштырасы калды. Бу эш 1 сентябрьгә төгәлләнер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев