Төзү-төзекләндерү

Җәй – төзекләндерү чоры

Җәйге каникуллар башлануга, балалар ялын оештыру белән бергә, мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү, алдагы уку елына әзерлек кампаниясе старт ала. Балалар бакчаларын, мәктәпләрне төзекләндерү турында без мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова белән сөйләштек. - Гөлчәчәк Мөниповна, районда уңышлы эшләп килүче «Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик» муниципаль программа кысаларында быел нинди төзекләндерү...

Җәйге каникуллар башлануга, балалар ялын оештыру белән бергә, мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү, алдагы уку елына әзерлек кампаниясе старт ала. Балалар бакчаларын, мәктәпләрне төзекләндерү турында без мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова белән сөйләштек.

- Гөлчәчәк Мөниповна, районда уңышлы эшләп килүче «Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик» муниципаль программа кысаларында быел нинди төзекләндерү эшләре күздә тотыла?

- Мәгълүм булганча, районда бишенче ел район башлыгы Татьяна Воропаева башлангычы белән "Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик" программасы тормышка ашырыла. 4 елда аның кысаларында 72 миллион сум акча үзләштерелде. Бакча яшендәгеләрнең тиешле дәрәҗәдә тәрбия һәм белем алулары өчен шәһәрдә дә, авылларда да бертигез шартлар тудыру максатын күздә тоткан программа ул. Мәктәпкәчә яшь-тәгеләр учреждениеләре матди-техник яктан шактый тузган иде, шунлыктан күп чыгымнар таләп ителә. Быел да программа нигезендә бакчаларда зур капиталь төзекләндерү эшләре алып барылачак. Бу эшләр өчен 11 миллион сумга якын акча җирле бюджеттан бүленде, 10 балалар бакчасын төзекләндерү планга куелды. Шәһәрнең "Аленка", "Каенкай", "Тату гаилә", "Кыңгырау чәчәк", Чыбыклының "Салават күпере" бакчаларында - электр челтәрен яңарту, шәһәрнең "Салават күпере", "Күкчәчәк", "Уймак кыз" бакчаларында - инженерлык, канализация, су челтәрен төзекләндерү, "Кызыл калфак"та - вентиляцияне яңарту, Аксарда бакчага керү комплексы ясау күздә тотыла.

- Мәктәпләрне төзек-ләндерү дә дәвам итә. Быел бу максатка күпме акча тотылачак? Кайсы мәктәпләр икенче сулыш алачак?

-Бу мәсьәлә республика җитәкчелеге күзәтүендә тора, мәктәпләрне төзекләндерү ел саен этаплап башкарыла. Билгеле булганча, республикада 30 ел элек һәм аннан да алдарак төзелгән белем йортларын яңарту өчен "Гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерү" программасы эшли. Шулай ук безнең райондагы "Мәктәпкә - икенче сулыш" муниципаль программасы да белем йортларын яңартуда зур роль уйный. Финанс чыгымнары республика һәм җирле бюджеттан карала. Быел җирле бюджеттан - 10,5 миллион, республикадан 25,5 миллион сум тирәсе акча бүленде. Программаларны тормышка ашыру механизмына килгәндә, иң беренче чиратта төзекләндерү кирәк булган учреждениеләр исемлеге төзелде. Муниципаль программа нигезендә җәйге чорда Төги, Гүлкин, Кабан-Бастрык, Чыбыклы, Бохарай мәктәпләре түбәләрен яңарту, Сәвәләй мәктәбендә тәрәзәләрне җылыту планга кертелде. Шәһәрдә исә татар гимназиясендә җылылык системасы төзекләндереләчәк. Ә республика бюджеты хисабына капиталь төзекләндерү эшләре Чыбыклы, Бохарай һәм 3нче мәктәпләрдә була. Монда тәрәзәләр, ишекләр алыштыру, инженерлык коммуникацияләре, бәдрәф, юыну бүлмәләре, фасад, нигезгә янтүшәмә ясау күздә тотыла. Кабан-Бастрыкта әлеге эшләр инде төгәлләнде.

- Мәктәпләрдә «Уңайлы мохит» федераль программасын тормышка ашыру буенча агымдагы елда нинди эшләр каралган?

- Балалар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бар. Ә алар сәламәт балалар кебек үк тулы белем алырга тиеш. Моның өчен уңай шартлар тудыруны күздә тотып алып барылучы әлеге программаны дәвам итәбез. 2014 елда федераль программа буенча безгә 4 миллион 489 мең сум акча бүленде. 2 миллион сумнан артык акча - 1нче, 2 миллион 400 мең сум 2нче мәктәптә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңай шартлар тудыру өчен тотылачак. Ул пандуслар, ишек төбендә таймый торган материаллардан мәйдан булдыру, керү комплексын уңайлы итү, чакыру кнопкасы ясау, тотынгычлар, косметик төзекләндерүгә китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җәй – төзекләндерү чоры
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү