Җәй төзү-төзекләндерү өчен кулай чор. Район-шәһәр социаль-мәдәни объектларында агымдагы җәйдә нинди ремонт эшләре башкарыла һәм башкарылачак? Бу турыда мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли. -Зәйлеләрне, шул исәптән сармашлыларны сөенечле вакыйга көтә. "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Сармашбашта мәһабәт мәдәни учак - күпфункцияле үзәк төзелеп бетеп килә. Алда аны тантаналы төстә...
Җәй төзү-төзекләндерү өчен кулай чор. Район-шәһәр социаль-мәдәни объектларында агымдагы җәйдә нинди ремонт эшләре башкарыла һәм башкарылачак? Бу турыда мәдәният идарәсе
башлыгы Сәрия Батршина сөйли.
-Зәйлеләрне, шул исәптән сармашлыларны сөенечле вакыйга көтә. "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Сармашбашта мәһабәт мәдәни учак - күпфункцияле үзәк төзелеп бетеп килә. Алда аны тантаналы төстә ачу вакыйгасы тора. Ә менә Чыбыклы һәм Сәрәпәле мәдәният йортларының түбәләре ремонтланды. Түбә ремонтлау белән "Интел-сфера" ҖЧШ шөгыльләнде. Шәһәр мәдәният йортының фойесы ремонтланды, бу эш өчен 167 мең сум тирәсе акча сарыф ителде. Узган ел Югары Мәлем мәдәният йортында шактый ремонт эшләре башкарылган иде, быел исә биредә кабинет төзекләндерелде. "Промэнергомонтаж" ширкәте Дүрт-Мунча мәдәният йортының тамбурында ремонт эшләре башкарды. Әлеге ремонт эшләренә 45809 сум акча бүлеп бирелде. Югары Баграж мәдәният йортының тәрәзәләре тузган иде, алар заманчага алыштырылды. Иске Маврин клубында ремонт эшен "Ремстрой" ширкәте башкарды. Биредә түшәм сылап буялды, диварларга вагонкалар кагылды. Гүлкин клубында сылау-буяу эшләре башкарылды. Бигеш мәдәният йорты фойесында тәрәзәләр яңартылды, анда электр монтажлау эшләре барды, музеенда исә "Армстронг" ширкәте асылмалы түшәм ясады. Якты Күл мәдәният йортында янгын баскычы әйләндереп алынып буялды. Аның тамбур түбәсе ремонтланачак, директор кабинетында тәрәзәләр алыштырылачак. Төги клубында да ремонт эшләре башкарылды: ишекләр алыштырылды, диварлар сылап-буялды. Ал. Бистәсе һәм Сәвәләй мәдәният йортларында да ремонт булачак. Яңа Спас һәм Сарсаз-Баграж мәдәният йортлары түбәсен өлешчә ябу күздә тотыла. Куш-Елга мәдәният йортында ишек-тәрәзәләр алыштырылачак. Район мәдәният йортында исә сылау-буяу эшләре һ.б.лар планлаштырыла. Кыскасы, биредә язын-җәен 636 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Яңа иҗат сезонына мәдәни объектлар яңарып керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев