Шәһәрдә 11 йортта капиталь ремонт эшләре башланды. Беренчеләрдән булып ремонт эшенә Нефтьчеләр проспектының 30нчы йортында керешелде. Йорт шәһәрдә иң искеләрдән санала. Ике катлы, өч подъездлы кирпеч йортның коммуникацияләре нык тузган. Ул "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәтенә карый. Биредә ремонт эшләрен подрядчы "Хәмиев" ҖЧШ башкара. Әлеге подрядчы оешма капиталь ремонт эшләрендә...
Шәһәрдә 11 йортта капиталь ремонт эшләре башланды. Беренчеләрдән булып ремонт эшенә Нефтьчеләр проспектының 30нчы йортында керешелде.
Йорт шәһәрдә иң искеләрдән санала. Ике катлы, өч подъездлы кирпеч йортның коммуникацияләре нык тузган. Ул "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәтенә карый. Биредә ремонт эшләрен подрядчы "Хәмиев" ҖЧШ башкара. Әлеге подрядчы оешма капиталь ремонт эшләрендә дүртенче ел катнаша.
Эш подвалларны чистартудан башланды. Чөнки йортта яшәүчеләр аны иске җиһаз, кирәк-ярак белән тутырган, склад ясаган булган. Берничә машина чүп-чар гына чыгарылган подваллардан! Йортта капиталь ремонт җылылык, салкын һәм кайнар су, канализация челтәрләрен - тулысынча, электр челтәре, түбә һәм фасадны ремонтлаудан гыйбарәт. Бүгенге көндә фатирларда канализация, кайнар һәм салкын су торбаларын заманча полипропилен торбаларга алыштыру эше тәмамлануга бара. Аннан алар подвалларда башкарылачак. Әлеге эшләрне Валентин Антонов, Ринат Әхмәдиев, Сергей Борзов, Рамил Әһлиуллин, Кузьма Егоров башкара. Кузьма әлеге ширкәттә ун ел хезмәт куя, дүртенче елын капиталь ремонтта катнаша. Үз эшенең остасына әйләнгән ул. Материал белән тәэмин итүдә проблема юк, йортта яшәүчеләр дә эшкә комачаулык тудырмый, ди ул. Кузьма хезмәттәшләреннән дә эшкә җаваплы карауны, аны сыйфатлы башкаруны таләп итә.
- Эш озакка сузылыр дип уйлаган идем, бик тиз тоттылар, - ди Альберт Рәхмәтуллин.
Йортта нигездә өлкән яшьтәгеләр яши. Алар бу ремонтны түземсезләнеп көтте. Йортыбыз да үзебез кебек карт, тузган инде, ди алар, ремонт үткәрелүгә чын күңелдән сөенеп. Калган гомерне тынычлыкта үткәрербез, диләр. Торбалар тишелеп, су акмаса ярар иде, дип борчылып яшәгәннәр абый-апалар.
Җылыту сезоны тәмамлангач, фатирлар һәм подвалларда батареялар алыштырылачак. Аннан йортның түбәсе һәм фасады ремонтланачак. Подрядчы оешма эш нәтиҗәле булсын өчен тырыша. Ремонт барышында унитаз, ванналарны яңага алыштыручылар да бар. Иң мөһиме, ремонтның сыйфатлы, үз вакытында башкарылуын тели анда яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев