Төзү-төзекләндерү

Көтеп алынган шатлык

Бура-Киртә халкының, аеруча яшьләрнең, күптәнге хыялы тормышка ашты: 1 декабрьдә мәктәп бинасының бер өлешендә, үзгәртеп корудан соң, мәдәният йорты ачылды. Авыл клубы нык тузган иде. Бюджет чыгымнарын нәтиҗәле файдалану максатында, район җитәкчелеге клубны мәктәп бинасында ачу отышлы дигән карарга килде. Чөнки 200 укучыга исәпләп төзелгән мәктәпнең шактый өлеше тулысынча файдаланылмый...

Бура-Киртә халкының, аеруча яшьләрнең, күптәнге хыялы тормышка ашты: 1 декабрьдә мәктәп бинасының бер өлешендә, үзгәртеп корудан соң, мәдәният йорты ачылды.

Авыл клубы нык тузган иде. Бюджет чыгымнарын нәтиҗәле файдалану максатында, район җитәкчелеге клубны мәктәп бинасында ачу отышлы дигән карарга килде. Чөнки 200 укучыга исәпләп төзелгән мәктәпнең шактый өлеше тулысынча файдаланылмый - балалар аз.

"Хәмиев" ҖЧШ үзгәртеп кору, төзекләндерү эшләрен өч ай эчендә башкарып чыгып, 70 урынга исәпләнгән клуб ясап куйды. Чыгымнар район бюджетыннан тотылды.

Клуб ачу авылда зур бәйрәм төсен алды. Тантанада район башлыгы Татьяна Воропаева, тирә-як авыл җирлекләре башлыклары, авыл һәм район һәвәскәрләре, Бура-Киртәдә туып-үсеп, бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче талантлы якташлар катнашты.

Район башлыгы, чыгыш ясап, буракиртәлеләрне әлеге вакыйга белән котлады, ел ахырына кадәр клубка музыка җиһазлары да бирәчәкбез, диде.

Яңа мәдәният учагында иҗат белән шөгыльләнү, халыкның төрле категориясенә мәдәният хезмәте күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Ә биредә бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алырдай белгечләр һәм иң мөһиме, клубка, сәхнәгә тартылучы талантлы халык бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Көтеп алынган шатлык
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү