Төзү-төзекләндерү

Сыйфат – төп шарт

«Гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерү» программасы соңгы елларда район белем бирү йортларында уңай шартлар булдыруга сизелерлек йогынты ясады. Ул районда «Мәктәпкә - икенче сулыш» муниципаль программасы белән тулыландырылып, белем йортларына заманча төс бирү этабы буларак кабул ителде. Агымдагы елда мәктәпләрне төзекләндерүгә җирле бюджеттан - 10 миллион 360 мең сум, республикадан...

«Гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерү» программасы соңгы елларда район белем бирү йортларында уңай шартлар булдыруга сизелерлек йогынты ясады. Ул районда «Мәктәпкә - икенче сулыш» муниципаль программасы белән тулыландырылып, белем йортларына заманча төс бирү этабы буларак кабул ителде.

Агымдагы елда мәктәпләрне төзекләндерүгә җирле бюджеттан - 10 миллион 360 мең сум, республикадан 25 миллион 469 мең сум акча бүленде.

- Муниципаль программа буенча нигездә авыл мәктәпләрен яңартуга төп игътибар бирелә. Яңа уку елына кадәр Төги, Гүлкин, Кабан-Бастрык, Чыбыклы, Бохарай авыл мәктәпләре түбәсе алыштырылачак. Сәвәләй мәктәбендә тәрәзәләрне яңартуны, татар гимназиясендә төп бинада җылыту системасын төзекләндерүне тәмамлыйсы кала. Ә республика программасы буенча Чыбыклы, Бохарай, Кабан-Бастрык авыллары мәктәпләрен, шәһәрнең 3нче мәктәбен төзекләндерү планга кертелгән иде. Кабан-Бастрыкта эш тулысынча төгәлләнде инде, калганнарында тулы куәтенә бара, - ди мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова.

Бохарайда, республика һәм муниципаль программа икесе берләштерелеп, белем йорты заманчалаштырыла. Әлеге мәктәпкә республикадан 4 миллион 400 мең сумнан артык акча бүленгән. Бу сумма фасадны матурлауга, отмоска ясауга, өлешчә тәрәзәләр, барлык сыйныф бүлмәләре ишекләрен алыштыруга, су килү, җылылык системасын яңартуга, керү комплексы булдыруга, ашханә, китапханәләрне заманча витражлар белән бүлеп алуга тотыла.

- Төзекләндерү эшләрен "Юлдаш" ҖЧШ төзүчеләре сыйфатлы итеп башкара. Берникадәр эшләр башкарылганнан соң, май ахыры-җәй башында төзекләндерү бераз тукталып торган иде, хәзер менә июль башыннан эш тулы куәткә башланды. Бер үк вакытта "Старк" ҖЧШ эшчеләре түбәне сүтеп, аны ябу эшенә керештеләр. Чөнки түбәдән су үтү безне борчыган проблемаларның берсе иде. Моңа җирле бюджеттан 1 миллион 647 мең сумга якын акча бүленеп, хәзер бу проблема хәл ителү алдында, - ди мәктәп директоры Ләйлә Миннегулова.

Бохарай мәктәбе яңа уку елына тулысынча төзекләндереләчәк. Алдагы елларда да биредә ремонт эшләренә ярдәм кулы сузучылар булган. 2006 елда "Татнефть" ААҖ булышлыгы белән мәктәпнең спорт залы заманча итеп үзгәртелгән, тәрәзә-ишекләр, идән-түшәм, стеналар, җылыту системасы заман таләпләренә туры китереп ясалган. Соңгы ике елда исә авыл җирлеге тарафыннан бүленгән средстволарга тәрәзәләр яңартылган, шулай ук узган ел җирле бюджет хисабыннан мәктәптә җылы туалетлар булдырылган. Кыскасы, мәктәп 2014-2015 уку елына балаларны тагын да матурланып каршы алачак. Быел биредә 1 сентябрьгә 70 бала укырга килер дип көтелә, шуларның 5се - беренче сыйныф укучысы. Заманча төзекләндерелгән мәктәп территориясендә куяннар асрау белән шөгыльләнүче "Кече ферма" мәктәп проектын тагын да җанландыру күздә тотыла. Белем йортына тулысынча ремонт үткәрелү көндәлек хуҗалык проблемаларны онытып, балалар белән иҗади эшләүгә вакытны күбрәк бүлү мөмкинлеге бирәчәк, ди Ләйлә Миннегулова.

Ә шәһәрдә исә республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре 3нче мәктәптә бара. Әлеге бина 1958 елдан мәктәп буларак файдаланыла, шул вакыттан бирле биредә тулысынча капиталь төзекләндерү булмаса да, соңгы елларда спонсорлар ярдәме хисабына өлешчә ремонт эшләре башкарылган. Узган ел, мәсәлән, мәктәпнең ашханәсе яңартылган иде.

- Быел республика программасы нигезендә безгә 9 миллион сумнан артык акча бүленде. Төзүчеләр мәктәпнең өстәмә бинасында төзекләндерү эшләрен төгәлләде. Әлеге урында кызлар һәм малайлар өчен аерым технология бүлмәләре урнашкан. Биредә кул юу урыны да, бәдрәф тә юк иде. Хәзер яңартканнан соң мондый уңайлыклар булдырылды, бүлмәләр заманча төс алды. Бүгенге көндә мәктәпнең фасадын бизәү эше бара, - ди мәктәп директоры Валентина Мазуревская.

Капиталь ремонт планы буенча мәктәптә һәр өч катта да юыну, бәдрәф бүлмәләре төзекләндерелгән, 32 тәрәзә алыштырылган. Язгы чорда, көчле яңгырлар вакытында су үткәрүче түбә дә яңартыла, керү комплексы заманчалаштырыла, алга таба финанс мөмкинлегенә карап, сыйныф бүлмәләре ишекләрен алыштыру планы да бар.

Әлеге төзекләндерү эшләре балаларга уңайлы шартларда белем алу максатын күздә тота, алга таба да районда мәктәпләрне яңарту эше тукталмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сыйфат – төп шарт
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү