Төзү-төзекләндерү

«Сәламәтлек» мәктәбендә эш тукталмый

«Сәламәтлек» спорт мәктәбендә (элекке 7нче мәктәп бинасы) ремонт эшләре баруы турында хәбәр иткән идек. Ярты гасырдан артык хезмәт иткән мәктәп бинасын капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 18 миллион сум акча бүлеп бирелде. Биредә ремонт эшләре бинаның эчтән дә, тыштан нигезен ныгыту, идән, ишекләр алыштыру, эчке сылау-буяу һ.б. эшләрдән гыйбарәт. Ремонт эшенә...

«Сәламәтлек» спорт мәктәбендә (элекке 7нче мәктәп бинасы) ремонт эшләре баруы турында хәбәр иткән идек. Ярты гасырдан артык хезмәт иткән мәктәп бинасын капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 18 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Биредә ремонт эшләре бинаның эчтән дә, тыштан нигезен ныгыту, идән, ишекләр алыштыру, эчке сылау-буяу һ.б. эшләрдән гыйбарәт. Ремонт эшенә август аеннан керешелде. Казаннан "Фундаментспецремонт" оешмасы бинаның нигезен тулысынча ныгытты. Хәзер инде мәктәпнең икенче һәм өченче катларында демонтаж һәм сылау-буяу эшләре бара. Биредә 7нче мәктәп булганда бинада җылылык системасы ремонтланган, тәрәзәләр пластикка, коммуникацияләр өлешчә алыштырылган. Бүгенге көндә стеналар тигезләү, сылау-буяу эшләре башкарыла, тиздән яңа идән җәеләчәк. Ремонт эшләре белән Казаннан "Волгострой" ширкәте мәшгуль.

- Өстәге катларда эш беткәч, беренче катка керешәчәкбез, -ди мастер Леонид Игнаткин.

Оешма төзүчеләре эшне сыйфатлы һәм үз вакытында башкарырга тырыша. Объект ел ахырына тапшырылыр дип көтелә. "Сәламәтлек" мәктәбе "Зәй", "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, балалар иҗат йортының бер өлешен үзенә сыендырган.

Капиталь ремонт эшләре бара дип шөгыльләр тукталмый: укучылар башка спорт объектлары - спорт-сәламәтләндерү үзәгендә, "Яшьлек" спорт мәктәбендә шөгыльләрен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Сәламәтлек» мәктәбендә эш тукталмый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү