Социаль ипотека - торак шартларын яхшырту, яңа тораклы булуның бер юлы. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы бюджеттан тыш Дәүләт торак фонды 2005 елдан социаль ипотека программасын тормышка ашыра. Әлеге программа буенча Зәйдә күпфатирлы 9 йорт файдалануга тапшырылды инде. Агымдагы елда Жуков урамында социаль ипотека программасы буенча 65 фатирлы тагын бер йорт...
Социаль ипотека - торак шартларын яхшырту, яңа тораклы булуның бер юлы.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы бюджеттан тыш Дәүләт торак фонды 2005 елдан социаль ипотека программасын тормышка ашыра. Әлеге программа буенча Зәйдә күпфатирлы 9 йорт файдалануга тапшырылды инде.
Агымдагы елда Жуков урамында социаль ипотека программасы буенча 65 фатирлы тагын бер йорт калыкты. Йорт төзелеше район башлыгының даими контролендә торса да, төзелеш эшләре графиктан калыша. Район башлыгы әлеге йортның подрядчы оешмасы - СК "Рось" ширкәтенә эшне тизләтү бурычын куйды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та ипотека йортларын сыйфатлы итеп төзергә кирәклегенә һәрдаим басым ясап тора. Төзелүче йортка тәрәзәләр куелды, электр системасын көйләү эше башланды. Бүгенге көндә йортның ике подъездында да эчке сылау-буяу эшләре бара. Әлеге эшләр белән 15 хатын-кыз мәшгуль.
- Кызлар сылау-буяу эшләрен үзвакытында, сыйфатлы итеп башкарырга тырыша, - ди мастер Роза Кәбирова.
Йортның түбәсе йомшак материал белән ябыла. Фасад буяла, әлеге эш тәмамлану алдында.
Бүгенге көнгә социаль ипотека программасы буенча тораклы булырга теләүче 32 гаилә конкурстан узган. Алар арасында сугыш ветераннары, ирләре сугышта үлгән тол аналар, бюджет тармагында хезмәт куючылар, социаль ипотека программасын финанслаучы предприятие эшчеләре (ГРЭС, "Тимер"-металл корылмалар заводы) бар. Район-шәһәрнең яшь укытучыларына (35 яшькәчә) уңайлы форсат чыгарга тора.
- Укытучыларга фатир өчен беренчел кертемнең 10 процентын хөкүмәт үз өстенә алырга җыена, - ди торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев