Төзү-төзекләндерү

ТАТЬЯНА ВОРОПАЕВА: “2012 елда Мирныйны төзекләндерүгә зур игътибар бирәчәкбез”

Алдагы елда Мирный урамнары юлларын ремонтлау, аларга асфальт түшәү, тулаем бистәне төзекләндерүгә зур игътибар бирәчәкбез... Узган атнада Мирный, икмәк кабул итү предприятиесе һәм нефть базасында яшәүчеләр өчен узган "Ачык хат көне"ндә район башлыгы Татьяна Воропаева шулай дип белдерде. Мирный мәдәният сараенда үткән очрашуга халык күп килде. Башта аларны төрле хезмәтләр...

Алдагы елда Мирный урамнары юлларын ремонтлау, аларга асфальт түшәү, тулаем бистәне төзекләндерүгә зур игътибар бирәчәкбез...

Узган атнада Мирный, икмәк кабул итү предприятиесе һәм нефть базасында яшәүчеләр өчен узган "Ачык хат көне"ндә район башлыгы Татьяна Воропаева шулай дип белдерде. Мирный мәдәният сараенда үткән очрашуга халык күп килде. Башта аларны төрле хезмәтләр күрсәтүче предприятие, оешмалар җитәкчеләре, белгечләр кабул итте. Һәркем тиешле структура вәкилләренә үзен борчыган сорауны җиткерә алды.

Очрашуны район башлыгы үзе алып барды. Анда бистә округларыннан сайланган шәһәр Советы депутатлары Валерий Шалафаев һәм Антон Трошин катнашты. Мирный, Икмәк кабул итү предприятиесе һәм Нефть базасы бистәләрендә агымдагы елда башкарылган эшләр турында шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин сөйләде.

- Икътисади кризис нәтиҗәләре белән бәйле авырлыкларга карамастан, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы тармакларында быел да ярыйсы гына эш башкарылды, - диде ул.

Бистәнең Рассветная урамы юлының чокыр-чакырлары ямалган, Нежная (780 метр, 1 миллион 262 мең сумлык) һәм Озерная (810 метр, 1 миллион 368 мең сумлык) урамнары юллары ремонтланган, Шоссе урамында коймалар алмаштырылган, Березовая урамындагы карт агачлар киселгән, Рассветная, Рябиновая, Сосновая, Березовая, Дружба урамнарында агачлар формалаштырып киселгән, бистәдән ерак булмаган зиратның коймасы алмаштырылган.

Шунысын да әйтик, быел тимер юл вокзалын реконструкцияләү нәтиҗәсендә Узловая урамында яшәүчеләрнең шактый проблемалары хәл ителде. Биредә 1,5 мең квадрат метр мәйданга брусчатка җәелде, территория койма белән әйләндереп алынды, зур мәйданда асфальт түшәлде.

"Авария хәлендәге торак" программасы кысаларында Шоссе урамында 2 гаиләгә гомуми мәйданы 73,3 квадрат метрлы йорт салынды.

Бистәдә әлеге программа үтәлеше алга таба да дәвам итәчәк. Шулай ук электр энергиясе, су һәм газ белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча да шактый эшләр эшләнде.

- Мирныйда яшәүчеләр белән узган елгы очрашуда мәдәният йортында музыка аппаратурасы булмау проблемасы кискен күтәрелгән булса, ул уңай хәл ителде. Халык Нариманов урамында игъланнар беркетү урыны булдыруны сораган булса, ул да эшләнде. Сезнең сорау белән ачылган даруханә уңышлы гына эшли.

Шәһәр Советына сезнең тарафтан сайланган депутатлар Антон Трошин һәм Валерий Шалафаев актив эшчәнлек алып бара. Антон Трошин Завод урамын яктырту проблемасын хәл итте - 19 яктырткыч куйдырды, агачларны кисүне оештырды. Валерий Шалафаев Мирныйда яшәүчеләрне, аеруча яшьләрне, борчыган мәсьәләне чиште - спорт залы булдырып, аны спорт җиһазлары белән тәэмин итүдә зур тырышлык күрсәтте, - диде Марсель Хуҗин чыгышында.

Быел биредәге кайбер социаль-көнкүреш объектлары да өлешчә ремонтланган: муниципаль программа нигезендә "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрәзәләре заманчага алмаштырылган, кухня җиһазлары алынган, медицина кабинеты җиһазланган, мәдәният йортының җылыту системасы һәм электр челтәре ремонтланган, янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча кайбер эшләр башкарылган.

Бистәдә урамнар буенча 33 җаваплы кеше сайланган. Алар халык белән элемтәне яхшыртуга, проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итүне оештыруга ярдәм итә.

Очрашуда катнашучы участок полиция инспекторы Разыйф Гыймадиев чыгышыннан күренгәнчә, бистәдә ел башыннан 19 җинаять теркәлгән, 181 кеше административ җаваплылыкка тартылган (шуның 61е - җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган, 51е - паспорт режимын бозган өчен).

Күпчелек сорау-гозерләр очрашу алдыннан тиешле оешмалар җитәкчеләренә җиткерелүгә карамастан, мирныйлылар район башлыгына да сорау арты сорау яудырды. Залда утыручылар арасында бу бистәдә проблемасыз урам юктыр дигән фикер туды. Аларның күпчелеге урам юлларын, тротуарларны төзекләндерү һәм урамнарны яктыртуга кайтып кала. "Нахаловка"да яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте. Чөнки биредә юл, су, урамнарны яктырту һәм шулар белән бәйле башка күптөрле мәсьәләләр аеруча кискен тора. Район башлыгы аларның кайберләрен кичекмәстән хәл итү өчен тиешле күрсәтмәләр бирде.

Татьяна Воропаева, очрашуга йомгак ясап, быел да шәһәр бистәләрен төзекләндерү, халыкның көнкүрешен тагын да яхшырту буенча күп эшләр башкарылуын, әмма барлык эшләрне берьюлы эшләп булмаганлыкны, моның өчен средстволар җитмәүне билгеләп үтте. Әмма ул, киләсе елда мирныйлыларны борчыган проблемаларны хәл итүгә ныклап алыначакбыз, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> ТАТЬЯНА ВОРОПАЕВА: “2012 елда Мирныйны төзекләндерүгә зур игътибар бирәчәкбез”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү