Төзү-төзекләндерү

Төгәлләнү алдында

Бура-Киртә халкы, аеруча авыл мәдәният хезмәткәрләре, яшьләре, үзенә тартып торучы яңа клуб бинасы турында шактый еллар хыялланды. Аларның бу хыялы тиздән тормышка ашачак. Бюджет средстволарыннан нәтиҗәле файдалану максатында һәм оптимальләштерү программасы кысаларында район җитәкчелеге Бура-Киртәдә клуб өчен яңа бина төземичә, мәктәпнең бер өлешен клуб итеп үзгәртү юлын сайлады. Биредә хәзер...

Бура-Киртә халкы, аеруча авыл мәдәният хезмәткәрләре, яшьләре, үзенә тартып торучы яңа клуб бинасы турында шактый еллар хыялланды. Аларның бу хыялы тиздән тормышка ашачак.

Бюджет средстволарыннан нәтиҗәле файдалану максатында һәм оптимальләштерү программасы кысаларында район җитәкчелеге Бура-Киртәдә клуб өчен яңа бина төземичә, мәктәпнең бер өлешен клуб итеп үзгәртү юлын сайлады. Биредә хәзер төзекләндерү эшләре тулы куәткә бара.

Мәктәптә бүгенге көндә 28 укучы белем ала. 300 укучыга исәпләнгән ике катлы бинаның тулысынча файдаланылмавы көн кебек ачык. Шуңа күрә бинаның кайчандыр остаханә биләгән бер башын клуб итеп үзгәртеп кору, төзекләндерү эшенә "Хәмиев" ҖЧШе бер ай элек кереште. Ташчылар, сылаучы-буяучылар, эретеп ябыштыручылар һәм башка һөнәр ияләреннән торган бригада эшне атна, атна ярымнан төгәлләргә ниятли. Биредәге иң зур бүлмә тамаша залы итеп үзгәртелгән. Аның инде уңайлы, якты, матур зал булачагы хәзер үк күренеп тора. Монда 70-80 утыру урыны каралган. Залның бер башында сәхнә эшләнгән, түшәме һәм стеналар сыланып буялган. Зур булмаган бию залы да, клуб хезмәткәрләре өчен дә бүлмәләр бар.

- Ширкәт эшне берьюлы ике мәдәни объектта алып бара. Бер бригадабыз Имәнлебаш мәдәният йортын төзекләндерә. Сылаучы-буяучылар бер көнне шунда эшләсә, берничә көн биредә булалар, - ди бригада остасы Андрей Зотов.

- Төзекләндерү эшләре төгәлләнүне, яңа мәдәният учагы ачылуны түземсезлек белән көтәбез. Сәхнә һәм тәрәзә пәрдәләре тегүгә заказ бирелде. Иске агач клуб бинасы бик тузган иде, караңгы, кечкенә булуы белән беррәттән, кышын һәрвакыт салкын булды. Быел Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә-концертта салкыннан тавыш көчәйтү аппаратурасы эшләми башлады. Концертны баян, гармун белән дәвам иттек. Башка авыллардагы көлеп торучы мәдәният йортлары, клубларны күреп көнләшә идем. Тиздән үзебезнең шундый яхшы шартларда эшләячәгебезгә сөенеп туя алмыйм, - ди клуб мөдире Рузилә Сәгыйдуллина.

Алабуга культура-агарту училищесының хор бүлеген тәмамлаган Рузилә биредә инде 12 ел эшли. Кечкенә иске клубта да ул авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтү өчен зур тырышлык куйды. Аның тормыш иптәше Рәфкать клубта сәнгать җитәкчесе. Алар мәктәп, китапханә белән иңгә-иң торып актив эшлиләр.

Шунысын да әйтик, клуб укучылар белән төрле чаралар уздыру өчен дә уңайлы булачак. Шуны истә тотып, мәктәптән клубка, клубтан мәктәпкә керү ишеге булдырылган.

Булачак авыл клубына балалар музыка мәктәбендә кулланылышта булган кәнәфиләр, башка төр мебель кайтартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Төгәлләнү алдында
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү