Республикада «Социаль ипотека» программасы дәвам итә. Әлеге программага зур шәһәрләр генә түгел, район үзәкләре, хәтта авыллар да кушылды. Программа 6 ел инде, керем дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, торак сатып ала алмаган гаиләләргә кичектереп түләү шарты белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. 2012 ел ахырына Татарстанда төзелештә өлешләп катнашкан 2847 кеше...
Республикада «Социаль ипотека» программасы дәвам итә. Әлеге программага зур шәһәрләр генә түгел, район үзәкләре, хәтта авыллар да кушылды. Программа 6 ел инде, керем дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, торак сатып ала алмаган гаиләләргә кичектереп түләү шарты белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә.
2012 ел ахырына Татарстанда төзелештә өлешләп катнашкан 2847 кеше өчен 32 объект төзү планлаштырыла. Бүген коммерция нигезендә торакны сафка бастыру төзүчеләр өчен кызыклы, чөнки аңа ихтыяҗ зур. Эшнең барлык формалары да системалы нигездә корылырга тиеш, диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел узган республика киңәшмәсендә.
Торак йортлар, социаль һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше өчен төрле дәрәҗәдәге бюджеттан тыш һәм бюджет чыганакларын үз вакытында җәлеп итү агымдагы елда торакны сафка бастыру планын үтәргә мөмкинлек бирәчәк. «Социаль ипотека» программасы буенча агымдагы елда республикада 120 йорт тапшыру планлаштырыла. Зәйдә әлеге программа ничек үтәлә? Агымдагы елда нинди эшләр планлаштырыла?
Башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Светлана Монасыйпова әйтүенчә, районда "Социаль ипотека" программасы нигезендә барлыгы 396 кеше фатир алган. Узган ел программа буенча төзелгән Җиңү проспектының 19нчы йортыннан 61 гаиләгә фатир бирелде. Шуның 23е - бюджет тармагында эшләүче гаилә, 9ы - кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гаилә, 6сы - "Социаль ипотека" программасын финанслаучы предприятие эшчеләре.
Агымдагы елда бу программа буенча Жуков урамында (халык телендә "зәңгәрсу" район) 7нче йорт каршында 65 фатирлы яңа йорт төзеләчәк. Йортны "Рось" оешмасы төзи. "Рось" - сыналган, ышанычлы төзелеш оешмасы. Әлеге йортта бер бүлмәле - 50, ике бүлмәле - 10 һәм өч бүлмәле 5 фатир булачак. Бер бүлмәлеләргә ихтыяҗ зур. Бу йорттан фатирлар беренче чиратта сугыш ветераннарына тәкъдим ителәчәк, ди Светлана Монасыйпова.
Бүгенге көндә дәүләт торак фонды реестрына "Социаль ипотека" программасы буенча торак шартларын яхшыртуга районнан 23 гаилә кертелгән. Исәпкә басканнан соң, гаиләдә бала туган очракта, 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә (торак өчен түләүгә). Әлбәттә, социаль ипотека программасы нигезендә торак алу - ул зур җаваплылык дигән сүз. Программа буенча фатир сатып алу өчен килешү төзегән кеше ай саен кичекмәстән взнос кертергә тиеш. Акча түли алмаганда, килешү өзелә. Бу хакта тулырак мәгълүматны торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегеннән алырга мөмкин. Әлеге программа буенча төзелгән йортларда фатирлар «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», "Күп балалы гаиләләрне, ятим балаларны, беркетелгән торагы булмаган һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү" программаларын күз уңында тота яки фатирлар бюджет тармагында эшләүче гаилә, "Социаль ипотека" программасын финанслаучы предприятие эшчеләре, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә сатыла. Торак, килешү төзегән кешенең яшенә карап, 28,5 елда түләп бетерү шарты белән бирелә. Түләп бетергәч, ул шәхси милек булып күчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев