Бүген (5 май) Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, социаль ипотека программасы буенча, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру, районнарда күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү барышы буенча киңәшмә узды....
Бүген (5 май) Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, социаль ипотека программасы буенча, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру, районнарда күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү барышы буенча киңәшмә узды. ТР Торак-коммуналь, төзелеш һәм архитектура министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның 4 маена республикада 785,7 мең квадрат метр торак төзелгән (бу күрсәткеч - еллык бурычның 31,7 проценты). Соңгы ике атнада 83,5 мең квадрат метр торак төзелгән. Болар - социаль ипотека, күпфатирлы инвестицион торак, шәхси торак төзелеше программалары буенча тораклар. Әлеге программа буенча Зәйдә 65 фатирлы йорт төзелә, аның подвалы әзер инде.
Республикада сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 1,5 миллиард сум акча таләп ителә, тик әлегә республиканың 1,1 миллиард сум гына мөмкинлеге бар. Бүгенге көнгә республикада ветераннар өчен 162 йорт төзелә. Татарстанда 9 майга 125 сугыш ветеранына 16 йорт танатаналы төстә тапшырылачак. Районда бүгенге көнгә 336 сугыш ветераны торагын яхшырты. Чиратта 6 сугыш ветераны тора. Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика программасына 29 район кергән. Агымдагы елда әлеге программа буенча республикада 77 күпфатирлы йорт төзеләчәк. Программаны торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга булышлык фонды, Татарстан Республикасы бюджеты финанслый. Муниципаль берәмлекләрдән дә өстәмә финанслау чыганаклары җәлеп ителәчәк. Кыскасы, программаны гомуми финанслау күләме 604,6 миллион сум тәшкил итә. Нинди генә төзелеш булмасын - оешмаларда хезмәтне саклау өстенлекле юнәлеш булырга тиеш.
Республикада күп балалы гаиләләрдән, җир участоклары бирүне сорап, 4 майга 14552 гариза кергән, шуның 184е - Зәй районына туры килә. Бу эш буенча без алдынгылар рәтендә.
Видеоконференция режимында узган киңәшмәдән соң район башлыгы урынбасары Роберт Халитов язгы-җәйге чорның төзелеш өчен кулай булуын ассызыклап, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышын, программа буенча төзелүче йортта эшне тизләтү бурычын куйды. Контрольгә алынган мәсьәләләрнең үтәлешен тикшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев