«Нур» мәчетенең эшли башлавына киләсе елның августында 20 ел була. Әлеге җәһәттән гыйбадәтханәдә үзгәрешләр бара: ул юбилеен төзекләнеп, купшыланып каршылаячак. Мәчетнең икенче каты түшәме гөмбәзен биниһая зур, алман технологиясе белән эшләгән матур люстра бизи хәзер. Аны алуда игелекле эшләр башында торучы Айбулат Таҗиев булышлык итте. -Без Айбулатның һәрдаим булышлыгын тоябыз....
«Нур» мәчетенең эшли башлавына киләсе елның августында 20 ел була. Әлеге җәһәттән гыйбадәтханәдә үзгәрешләр бара: ул юбилеен төзекләнеп, купшыланып каршылаячак.
Мәчетнең икенче каты түшәме гөмбәзен биниһая зур, алман технологиясе белән эшләгән матур люстра бизи хәзер. Аны алуда игелекле эшләр башында торучы Айбулат Таҗиев булышлык итте.
-Без Айбулатның һәрдаим булышлыгын тоябыз. Сармашбашны мәчетле итүдә дә аның булышлыгы зур булды, - ди имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов.
Игелекле эшмәкәрнең шуңа күрәдер эшләре дә уңышлы бара. Мәчетләргә булышу - минем күңелем халәте, ди Айбулат үзе.
Гыйбадәтханәдә алга таба икенче кат түшәменә косметик ремонт ясалачак, тәрәзәләр алыштырылачак. Бу эшләр җәй айларына планлаштырыла. Бүгенге көндә исә тәһарәтханәдә үзгәртеп кору эшләре бара. Ике атна элек биредә сүтү эшләре башланган иде. Элекке склад бүлмәләре чистартылып, тәртипкә китерелгән. Үзгәртеп кору эшләре белән Илнур Абдуллин, Ленар Зыятдинов мәшгуль. Егетләр тырыш, универсаль, шактый тәҗрибә туплаганнар. Узган ел алар мәчет идәнен җылыту буенча шактый эш башкарган иде, ди Сәгыйть хәзрәт Камалов.
Иң беренче эш итеп биредә җилләтү системасы көйләнгән, моңа кадәр әлеге система бөтенләй булмаган. Шулай ук җылылык үткәрелгән. Тәһарәтханәдә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр ясала. Биредә диварлар, түшәмнәр, идәннәр заманча итеп эшләнәчәк. Әлеге эшләр яңа елга төгәлләнер дип өметләнәләр.
Шул рәвешле, мәчеттә үзгәртеп кору эшләре бара. Бу эш, билгеле, күп чыгымнар сорый. Мөмкинлеге булган мөселман кардәшләр ярдәмен көтеп калабыз, ди имам-мөхтәсиб. Ил төкерсә, күл була. Игелекле эш саваплы эш бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев