"Энергетик" Мәдәният сараенда район башлыгы Татьяна Воропаева шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр белән очрашты. Анда шәһәр тормышына битараф булмаганнар шактый җыелды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов узган ел уңай шартлар тудырылган эшләр хакында сөйләп үтте. 2013 елда "Зәй шәһәрен төзекләндерү" программасы буенча 110 миллион сумлык эш башкарылган. Алар арасында халыкны...
"Энергетик" Мәдәният сараенда район башлыгы Татьяна Воропаева шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр белән очрашты. Анда шәһәр тормышына битараф булмаганнар шактый җыелды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов узган ел уңай шартлар тудырылган эшләр хакында сөйләп үтте. 2013 елда "Зәй шәһәрен төзекләндерү" программасы буенча 110 миллион сумлык эш башкарылган. Алар арасында халыкны иң борчыганы - юллар төзеклеге. Республика бюджеты хисабына - урамнарда һәм ишегалларында 2 километр 158 метр, җирле бюджет хисабына 3 километр 189 метр арага асфальт җәелгән. Шулай да әле юлларны, тротуарларны төзекләндерү буенча сораулар күп. Очрашуда Баныкин урамы буйлап шәһәргә китә торган юлны төзекләндерү кирәклеге искәртелде. Шулай ук шәхси секторлар, яңа төзелеп килүче урамнарга таш булса да җәюне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Перцовка бистәсендәге бер урам юлы да төзекләндерү сорый. Шәһәр җитәкчелеге урамнарның төзеклеге контрольдә торуын белдерде. Эшнең шактый күләмдә акча соравы сәбәпле, асфальтлау эшләрен өлешләп башкарылу ассызыкланды. Юлларны төзекләндерү белән бергә шәһәрне яшелләндерү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә.
Халыкның яшәү дәрәҗәсе торак шартларының уңайлылыгы, эш белән тәэмин ителешкә дә бәйле.
- Узган ел торак шартларын яхшырту өчен банклардан 31 кредит алынган, шулай ук ипотека буенча төзелешнең дә районда тукталып торганы юк. Авылларда яшь гаиләләргә йорт салу өчен ташламалар карала. Агымдагы елда Бохарай һәм Якты Күл авылларында эшләү һәм яшәү өчен участок инспекторларына йорт төзеп биреләчәк. Ә районда мәшгульлек дәрәҗәсе, әлбәттә, борчу тудыра. Әмма шунысын онытмаска кирәк, исәптә торучыларның эшкә урнашу теләге булмаганнары да шактый. Бу көннәрдә без шәһәрдә өстәмә эш урыннары булдыру максатында 50 эш урынлы нефть эшкәртү заводы ачтык. Моннан тыш, икмәк заводы зур төзекләндерүдән соң ачылу алдында. Алга таба да өстәмә эш урыннары булдыру күз алдында тотыла, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева.
Ялчыгол урамының базар тирәсендә, транспорт күп туктап тору сәбәпле, үтеп йөрү мөмкинлеге булмау да күтәрелде. Бу эшне җайга салу эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИга йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев