Төзү-төзекләндерү

Яңа елны – яңа клубта

Агымдагы елда мәдәният йортларында планлаштырылган ремонт эшләре барды. Әлеге җәһәттән җирле бюджеттан 5 миллион сум акча бүленде. Шул суммага 14 клубта ремонт эшләре башкарылды: Әхмәт, Урсай, Югары Шепкә, шәһәр мәдәният йортлары яңартылды, ә Якты Күл һәм Поручик мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала. Поручик мәдәният йортында төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Бу...

Агымдагы елда мәдәният йортларында планлаштырылган ремонт эшләре барды. Әлеге җәһәттән җирле бюджеттан 5 миллион сум акча бүленде. Шул суммага 14 клубта ремонт эшләре башкарылды: Әхмәт, Урсай, Югары Шепкә, шәһәр мәдәният йортлары яңартылды, ә Якты Күл һәм Поручик мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала.

Поручик мәдәният йортында төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Бу мәдәният йорты шактый тузган иде. Ул ярты гасыр элек мәктәп буларак төзелгән бина була. Клуб хезмәтен үтәгән әлеге бина тәмам тузды, түбәсеннән су үтә, идән-сайгаклар череп беткән иде, ди Нәкыя Кәлимуллина. Бинаның узган ел түбәсе яңадан ябылды, агымдагы елда исә иске агач тәрәзәләр пластикка алыштырылды, электр системасы яңартылды. Ул профнастил белән тышланды. "М-Строй" ҖЧШ ноябрь ае башыннан эчке бизәү эшләрен башкара. Яңа елны мәдәният йорты үзгәреп, купшыланып каршылаячак. Мәдәният йорты директоры Гадәния Борһанова төзүчеләр белән үзе дә ремонт эшендә катнаша. Кәефе яхшы аның, иҗади эшләүче мәдәният хезмәткәре яңа идеяләр белән яна. Кыскасы, Поручикта Яңа ел бәйрәмнәренә клубка халык гадәттәгедән дә күбрәк җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа елны – яңа клубта
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү