Төзү-төзекләндерү

Яңадан ачабыз

100 квадрат метр мәйданда 10 урынга исәпләнгән, тәүлек дәвамында эшләячәк әлеге учреждение республика бюджетыннан финансланып әзерләнде. Моның өчен бинаны махсус төзекләндерү эше белән "Юлдаш" ҖЧШ шөгыльләнде. - Бу учреждениене ачуның максаты - беренчедән, моңа кадәр үзәк дәваханәгә китерелүче нык исерек хәлдәгеләрне аерым урнаштыру. Болай эшләгәндә, авырып дәваханәгә килүчеләргә медицина хезмәткәрләренең...

100 квадрат метр мәйданда 10 урынга исәпләнгән, тәүлек дәвамында эшләячәк әлеге учреждение республика бюджетыннан финансланып әзерләнде. Моның өчен бинаны махсус төзекләндерү эше белән "Юлдаш" ҖЧШ шөгыльләнде.

- Бу учреждениене ачуның максаты - беренчедән, моңа кадәр үзәк дәваханәгә китерелүче нык исерек хәлдәгеләрне аерым урнаштыру. Болай эшләгәндә, авырып дәваханәгә килүчеләргә медицина хезмәткәрләренең тиз арада ярдәм күрсәтү мөмкинлеге арта, хәзер алар нык исерекләргә сарыф ителгән вакытны авыруларга багышлый алачак. Икенчедән, арабызда яшәү урынсыз калучылар да бар. Ә кышкы салкыннарда аларның өшү куркынычы зур. Шуңа күрә район җитәкчелеге нык салкыннар башланганчы әлеге учреждениене ачу бурычын куйды, ягъни бу урын яшәү урынсыз булган исерек хәлдәгеләргә нык салкыннарда төн кунып чыгу өчен дә дип күздә тотыла, - ди учреждение җитәкчесе Мөнәвир Миннебаев.

Учреждениенең исерекләрне кабул итү тәртибе шулай ук: үзәк дәваханәдә анализлар алып, лаборатор тикшерү нәтиҗәсе буенча исерү дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр дә кеше үз аягы белән өенә кайтып җитәрлек дип дәлилләнмәсә, аны айныткычка китерәләр. Биредә тәүлек дәвамында 4 фельдшер чиратлап аларны үз күзәтүендә тота. Чөнки кешенең хәле авыраеп китү куркынычы бар, ди медицина хезмәткәрләре. Ә инде шаулап, тәртип бозарга яратучыларга күзәтчелек итү өчен махсус дүрт сакчы билгеләнә.

Бинада тиешле уңайлыклар тудырылган: ятак урыннардан тыш, медицина хезмәткәре кабинеты, бәдрәф көйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңадан ачабыз
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү