Төзү-төзекләндерү

«Ялта-Зәй» яңара, төзекләнә

Кайчандыр автоагрегат заводының ял, «Буревестник» пионер лагере булган «Ялта-Зәй» үзгәрешләр кичерә-кичерә, чаңгы буенча Халыкара һәм Россиякүләм ярышлар уздыру үзәгенә әйләнде. "Ялта-Зәй"нең чаңгы базасы булып үзгәрүендә заводның элекке директоры Вадим Мишин, чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашевның да өлеше зур. Соңгы елларда чаңгы базасын үзгәртеп коруда Татарстан Республикасы чаңгы һәм...

Кайчандыр автоагрегат заводының ял, «Буревестник» пионер лагере булган «Ялта-Зәй» үзгәрешләр кичерә-кичерә, чаңгы буенча Халыкара һәм Россиякүләм ярышлар уздыру үзәгенә әйләнде.

"Ялта-Зәй"нең чаңгы базасы булып үзгәрүендә заводның элекке директоры Вадим Мишин, чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашевның да өлеше зур. Соңгы елларда чаңгы базасын үзгәртеп коруда Татарстан Республикасы чаңгы һәм биатлон федерациясе вице-президенты, "Ялта-Зәй" чаңгы базасы директоры Эдуард Галиев зур тырышлык куйды.

Узган көз "Ялта-Зәй"дә Россия чаңгы спорты һәм Татарстан чаңгы һәм биатлон спорты федерацияләре семинар оештырып, анда чаңгы спорты үсеше буенча җитди сөйләшү булды. Сөйләшүдә "Ялта-Зәй" Татарстан буенча чаңгы үзәге итеп сайланды. Чөнки биредә чаңгы үзәге ясау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бүгенге көндә үзәктә зур күләмле үзгәртеп кору эшләре бара. Проект республика бюджеты хисабына һәм "Челтәр компаниясе" АҖ булышлыгы белән финанслана, ди Эдуард Галиев. Узган көз биредә үткән семинарда катнашкан өч мәртәбә Олимпия, 14 мәртәбә Дөнья чемпионы, Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе "Ялта-Зәй"дә еш булып, үзгәртеп кору эшләре белән кызыксынып тора. Татарстан чаңгы һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев исә эшнең башында тора, аны даими контрольдә тота.

Без "Ялта-Зәй"дә булган көнне Елена Вяльбе белән Илшат Фәрдиев килеп, чаңгы үзәгендәге үзгәртеп кору эшләре барышы белән танышты, эшне тиешле срокта, сыйфатлы башкарып чыгу кирәклеген ассызыклады.

Биредә эш агымдагы елның язында башланган. Үзгәртеп кору эшләре белән "Агросахарстрой" ҖЧШ мәшгуль. Эчке сылау-буяу эшләренә Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләреннән субподрядчыларны җәлеп итәбез, ди ширкәт директоры Иван Яковлев. Әлеге оешма - күп кенә төзелеш эшләрен, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәреп, зур тәҗрибә, осталык туплаган ширкәт. Чаңгы базасының элекке федерация офисы урнашкан корпус яңадан үзгәртеп корылган, биредә көтү залы, радиоузел, медицина персоналлары өчен бүлмәләр, кафе булачак. Ә корпус түбәсендә тамашачылар утырып карау өчен уңайлыклар тудырылачак. Әлеге корпус янәшәсендәге ике катлы кунакханә бөтенләй үзгәртелеп, ул дүрт катлы итеп ясалган. Биредә бөтен уңайлыклары белән ике кешелек бүлмәләр булачак. Холлар, 250 кешегә исәпләнгән актлар залы булыр дип көтелә. Әлеге ике корылма җир асты юлы аша тоташтырыла. Ашханәдә инде үзгәртеп кору эшләре тәмамланган, спортчылар өчен тагын бер мунча төзелгән. Федерация өчен читтәрәк яңа офис сафка баскан, биредә үк спортчыларга чаңгыларын көйләү, чистарту өчен аерым бүлмәләр булдырылган. Тулы куәткә чистарту корылмасы төзелә. Кыскасы, "Ялта-Зәй" төзелеш, үзгәртеп кору эшләре белән кайный. Эдуард Галиев әйтүенчә, бу чаңгы спорты үзәге Идел буе Федераль округында иң яхшы үзәкләрнең берсе булачак.

Елена Вяльбе, Илшат Фәрдиев һәр төзелеш объектында булды.

-Мин биредә җәен булган идем, соңгы өч-дүрт айда биниһая күп эш башкарылган, эш мондый темпта барса, төзелеш тиешле срокта тәмамланыр, - ди Елена Валерьевна.

Федерация президенты биредәге чаңгы трассасыннан да канәгать, чөнки ул Европа таләпләренә җавап бирә, яктыртылган. Ярышларда хөкемдарлык итү өчен яңа җиһазлар, таблолар алынган. Чаңгы үзәге исә яңа елга тапшырылыр дип көтелә. 2014 елда Олимпиада барган көннәрдә чаңгы буенча биредә күпсанлы Бөтенроссия ярышлары уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Ялта-Зәй» яңара, төзекләнә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү