Төзү-төзекләндерү

Юллар, йортлар төзекләнде

Агымдагы елда шәһәр бистәләре, авылларның йөзен яхшырту, төзекләндерү, юл-тротуарлар салу юнәлешендә зур күләмле эшләр башкарылды. Район җитәкчелеге анык эшләре белән куандырды зәйлеләрне. Макаров һәм Шоссе урамнарында яшәүче 5 гаилә гражданнары авария хәлендәге йортлардан күчерүнең муниципаль программасы нигезендә тораклы булды. Тузган агач йортлар урынында бик матур кирпеч йортлар тора хәзер. Шәһәрдә...

Агымдагы елда шәһәр бистәләре, авылларның йөзен яхшырту, төзекләндерү, юл-тротуарлар салу юнәлешендә зур күләмле эшләр башкарылды. Район җитәкчелеге анык эшләре белән куандырды зәйлеләрне.

Макаров һәм Шоссе урамнарында яшәүче 5 гаилә гражданнары авария хәлендәге йортлардан күчерүнең муниципаль программасы нигезендә тораклы булды. Тузган агач йортлар урынында бик матур кирпеч йортлар тора хәзер. Шәһәрдә һәм Иске Мавриндагы күпфатирлы 9 йорт капиталь ремонтланды.

Узловая урамында 9 йортка ике контурлы котеллар урнаштырылды. 54 күпфатирлы йортка җылылык исәпләү приборлары куелды. Никифоров, Энергетиклар, Ефимов, Ленин, Комсомол, Октябрь урамнарында, Җиңү проспектында тротуарлар ремонтланды.

Сара Садыйкова, Кол Гали, Чулпан, Кухарев, Никифоров урамнарында, Җиңү проспектында юллар төзекләндерелде.

Трудовая, Нежная, Озерная урамнары юллары тәртипкә китерелде. Никифоров һәм Ленин урамнары чатында светофор урнаштырылды.

Юл-тротуарларны ремонтлау җирле бюджет хисабыннан башкарылды.

ТР юл фонды хисабына исә Газовая, Макаров, Горбунов урамнары юлы ремонтланды, Поручик авылында Сәрәпәле елгасы аша күпер салынды, Зәй - Гүлкин юлы ремонтланды. Зәйне әйләнеп узу юлына тоташучы Зәй - Бохарай юлын салу өчен җир эшләре башкарылды.

Спонсорлар ярдәме белән Крупская урамыннан "Саклык банкы"на кадәр тротуар ремонтланды, Җиңү бульварына брусчатка җәелде.

Республика хөкүмәте белән "Россия тимер юллары" акционерлык җәмгыяте килешүе нигезендә тимер юл вокзалы төзекләндерелде.

СК "Рось" көче белән музыка мәктәбе ремонтланды.

"Сабыйларга уңайлылык бүләк ит" муниципаль программасы кысаларында 11 балалар бакчасының түбәсе яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юллар, йортлар төзекләнде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Төзү-төзекләндерү