"Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы район биләмәсендәге 394 чакрым юлга хезмәт күрсәтә, биредә 120дән артык кеше хезмәт куя. Оешма агымдагы сезонда "Юл фонды", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү", "Асфальт юлларны төзекләндерү" республика программалары буенча эшчәнлек алып барды. 2015 елда да ул әлеге программалар буенча эшләргә ниятли. Юл салу, төзекләндерү эшләре...
"Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы район биләмәсендәге 394 чакрым юлга хезмәт күрсәтә, биредә 120дән артык кеше хезмәт куя. Оешма агымдагы сезонда "Юл фонды", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү", "Асфальт юлларны төзекләндерү" республика программалары буенча эшчәнлек алып барды. 2015 елда да ул әлеге программалар буенча эшләргә ниятли.
Юл салу, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, оешма кышкы сезонга әзерлек эшен дә алып бара. Агымдагы елда биредә 5000 тонна ком-тоз катнашмасын саклау максатыннан металлдан җыелма ангар монтажланган. Моңа кадәр мондый катнашма ачык һавада сакланган, бу исә яңгыр һәм кар-бураннарда тоз катнашмасы эрүгә китереп, табигатькә зыян салына торган булган. Хәзер исә ком-тоз катнашмасы тиешле күләмдә бозлы юл-тротуарларда урын алачак. Бүгенге көндә оешма тарафыннан 2000 тонна ком-тоз катнашмасы һәм тоз суы ясау өчен 250 тонна тоз, бозлавыкта юл-тротуарлардагы хәлне яхшырту өчен 1600 тонна ком, 700 тонна тоз, 2 мең тонна реагентлар әзерләнгән.
Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен 35 берәмлек техника җәлеп ителә. Аларның кышкы чорга әзерлеге 95 процент тәшкил итә. Идарә фәрманы буенча һәр автоюлга мастер һәм прораблар беркетелгән. Хәрәкәт маршруты билгеләнгән, узган елдагы кебек, мәктәп маршрутларына зур игътибар булачак.
Предприятие Кытайдан заманча асфальт-битум җитештерү мини заводы алу артыннан йөри. Элекке мини заводлар шактый тузган иде, аның берсе урынына яңасы урнаштырылачак. Моның өчен нигез салынган инде. Мондый завод Нурлатта бар, ул сәгатенә 85 тонна асфальт-битум җитештерә. Шул рәвешле, оешма эшчәнлеген киләсе эш сезонында яңа мини завод җитештергән чимал кулланып башкарачак. Бу эшне нәтиҗәле итми калмас, шәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев