Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Безнең чорның чын геройлары

Районыбыздан да үз теләкләре буенча махсус хәрби операция зонасына китүче, инде хезмәтләрен тутырып кайтучы батыр егетләребез шактый. Мәҗбүр иткәнгә дә, акча өчен дә түгел, йөрәкләре кушканга бара алар. Шундыйларның берсе – бүгенге героебыз Александр Иванов.


Александр Васильевич – Сарсаз-Баграж авылы егете. Ул эчке эшләр органнарында хезмәт куйды, хәзер хезмәтен бер сак предприятиесендә дәвам итә. Яшьтән нык бәдәнле, спортны үз иткән ир-егетне бернинди авырлыклар да куркытмый.
Хәрби хезмәтен Одессада үткән егет нацизм белән көрәшкә каршы Украинада хәрби операция башлангач, әлеге күренешләргә битараф кала алмый.
-Зәебезгә Украинада хәрби операция барышында һәлак булган Поручик егетен җирләргә алып кайткач, яшьләрнең вакытсыз арабыздан китеп баруы өчен ачынып, шунда хәрби комиссариат вәкиленнән мин үз теләгем белән илебез азатлыгы өчен көрәшергә китәргә телим, мине җибәрерләр микән, дип сорадым. Шуннан инде хәрби комиссариатка килеп, әңгәмә уздым, кирәкле медицина тикшеренүләрне узып, тиешле урынга киттем, - дип сөйли Александр.
Башта алар Ростовта бер атна өйрәнүләр уза. Ни өчен бер атнага гына? Чөнки отрядта спецназда, кайнар нокталарда хезмәт иткән, корал белән эш итә белүче ир-егетләр була. Шуннан Ростовка алып китәләр.
-Сезгә хәрби операциядә катнашкан кеше буларак лаеклы түләделәрме дип уйлыйсыз?
-Акчасына кызыкмадым, безнең яшь егетләр, яшь гомерләр жәл. Ә мин инде ир уртасындагы кеше. Акчага кызыгып баручылар арасында кире борылучылары да булды. Хәрби хезмәтне Одессада узган вакытта ук мин бандеровцылар белән очрашкан идем, шуңа күрә бк вазгыятьне яхшы беләм. Аннан полициядә хезмәт иткәндә 1998 елда Чечняда да хәрби бәрелешләрдә булдым. Барып үз күзләрем белән күрәсе, үземне сынап карыйсы, илебез азатлыгы өчен көрәшәсе килде. Безнең отрядтагы егетләрнең барысында да патриотлык хисләре, бердәмлек сизелә иде. Бер-беребезгә теләктәшлек, ярдәм итеп хезмәтне уздык. Араларында хәрби операциягә икенче мәртәбә килүчеләр дә бар иде, - ди ул.
Александр Васильевич Лиман, Харьков янындагы хәрби бәрелешләрдә катнаша. Алар отряды алгы сызыкта була.
- Гуманитар ярдәм килеп торды безгә. Урманда тордык. Барлык мөһим булган кирәк-ярак белән тәэмин ителдек. Йокы капчыклары, бронежилет, каска, перчаткалар, тактик күзлекләр - барысы да бирелде. Корал җитәрлек, хәзер халык арасында корал да юк икән дигән сүзләр йөри, бу дөрес түгел, - ди.
– Гаиләгез, якыннарыгыз бу адымыгызны ничек кабул итте?
– Мин гаиләмә үземнең хәрби операциягә Украинага баруымны әйтәмәдем. Мин командировкага китәм, дидем. Аннан инде күпмедер вакыт узгач, телефоннан видеоэлемтә аша сөйләшергә туры килде, шунда гына әйттем. Алар өчен бу көтелмәгән хәл булды. Аннан соң мине якыннарымның догалары, минем өчен исәнлек теләүләре саклады дип уйлыйм.
-Хәзерге вакытта мобилизациягә алынучы егетләргә теләкләрегез...
-Монда рухи яктан әзер булырга, авырлыклардан курыкмаска кирәк. Иң мөһиме – үз-үзеңә ышаныч, якыннарыңның терәк булып торуы.
Дөньяда тынычлык урнаштыруга иң көчле егетләребез генә сайлап алына. Социаль челтәрләрдә зур акча, социаль ташламалар артыннан хезмәт итәргә баралар, дигән сүзләр язалар. Юк, берсе дә акча артыннан кумый, алар өчен иң мөһиме – туган илгә хезмәт итү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев