Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Бүген өлешчә мобилизация кысаларында Зәйдән тагын бер төркем ир-егетләрне әзерлек пунктына озаттылар

Район хәрби комиссариаты каршына райондашларыбызны озату чарасына әти-әниләр, туганнар, дуслары килгән иде. Әти-әниләр, хатыннары, балалары аларның яннарыннан бер минутка да читкә китмичә, күңелдәге теләкләрен әйтеп калырга ашыкты. Күзләре яшьләнгән әниләрен, хатыннарын кочаклаган егетләр, борчылмагыз, безнең белән бар да әйбәт булачак, дия-дия аларны юатты.

Район хәрби комиссариатында социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина мобилизация буенча чакырылучы егетләргә аларның гаиләләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында аңлатып,  һәрберсе белән аерым аралашты.

Хәрби комиссиарат вәкиле мобилизацияләнүчеләрнең исемлеген барлаганда курку белмәс егетләребезнең көр тавыш белән җавап бирүләре горурлык хисләре генә уятты. Әйе, алар бирешми, бер тапкыр солдат итеген киеп караган, туган ил алдындагы изге бурычын үтәп армия сафларында хезмәт иткән якташларыбыз хәрби хәрәкәт вакытында да сынатмаслар дип ышанып калабыз.


 

Мобилизацияләнүчеләрне озатырга  муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев килде. Район башлыгы чыгышында ир-егетләребезне туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. 

- Махсус хәрби операция башланганнан бирле зәйлеләр дә аннан читтә калмады һәм үз теләкләре белән, контракт төзеп китүчеләребез дә шактый булды. Бүген Татарстан хәрби комиссариаты боерыгы, Россия Президенты Указы буенча без өлешчә мобилизация кысаларында Ватанны саклаучыларны озатабыз һәм алар белән бик горурланабыз. Сез инде геройлар! Кыю, нык булыгыз, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтыгыз! – дип Разиф Кәримов мобилизация буенча чакырылучыларга  мөрәҗәгать итте.

Имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән Сергий атакай һәркемгә Аллаһ  ярдәменнән ташламавын, сабырлык һәм күркәмлек теләделәр.

Ә мобилизация буенча чакырылучы егетләрнең кәефләре күтәренке, үз теләкләре белән китүләрен әйтәләр. “Без дә туган илне, балаларыбызны, гаиләләребезне сакламасак - кем саклар”, - дип горурлык белән илебез сагына басалар.

Егетләр, исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Бер-берегезне саклагыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев